Районда ветераннарга бүләкләр тапшыру дәвам итә
Азалак авылында яшәүче Хәмидуллин Сәмигулла Хәмидулла улына, Илексазда гомер кичерүче Әхмәтҗанов Шәрипҗан Әхмәтҗан улына Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның юбилей бүләкләре тапшырылды. Морбаштан Шәвәлиев Әхнәф Гали улына да шундый истәлек бүләге тапшырылды.