ИЛЬИНА АННА ДЕНИСОВНА
Ильина Анна Денисовна 1931 елда Ләке авылында гаиләдә баш бала булып туа. Туган авылы мәктәбендә белем ала. Әтиләре сугышка киткәндә бишенче бала булып туган энесенә ике генә яшь була. Әниләренә гомер буе рәхмәтле алар. “Ач булмадык, сыер, сарыклар асрап, бакча тутырып яшелчә-бәрәңге үстереп, безне ризыклы итте. Колхоз эшенә дә җитеште”,- дип искә ала ул елларны Анна апа. Сугышта каты яралар алса да, әтиләре исән кайта. Җиденчене тәмамлагач Алабуга китапханәчеләр бүлегенә укырга керә. Ләкин, авыру сәбәпле, укуын дәвам итә алмый.