ЗИЯТДИНОВА АСФИЯ ШАГЗАМ КЫЗЫ
Тыл ветераны Зиятдинова Асфия Шагзам кызының истәлекләре:
Тыл ветераны Зиятдинова Асфия Шагзам кызының истәлекләре:
Хәмбәл Шәрифҗан улы Хәбибуллинның сугыш еллары турында язганнарыннан:
Карашай-Саклау төп гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы Мәхмүтов Илһам Назыйм улының бабасы турында язган инша:
1941 елда Бөек Ватан сугышы башланган көннәрдә Ворошилов районының (хәзер Сарман районы) Карашай – Саклау авылы ир – атлары фронтка алына. Алар арасында 33 яшьлек Миңшаех Хөсәен улы Хөсәенов та була. Көмәнле хатыны Гайникамал аны үксеп елап озата. 12 августта Хөсәеновларның ир баласы туа, малайга әнисе Әзһәр исеме куша. Ноябрь аенда фронттан Миңшаехнең хәбәрсез югалуы турында хәбәр хатынына килеп ирешә.
Зәйнетдин аганың балачагын, үсмер чорларын дәһшәтле сугыш урлый. Бөек Ватан сугышы башланган елны 12 яшьлек малайны колхоз көтүен көтәргә куялар. Бер елдан, тырышып эшләгәнен күреп, урак урарга күчерәләр. Авылдашы Зариф абыйның ярдәмчесе була. Сугыш тәмамлангач та, 1949 елга кадәр колхозда эшләп, кайда да сынатмый. Шуннан армия хезмәтенә алына. Чабаталарын кигән егетне Төньяк Украинага җибәрәләр.
Бәләкәй чакта, сугыш турында киноларны карагач, мин ул хәлләрне чынлыкта була алмый, дип уйлый идем. Янәсе, актерлар гына шулай уйный. Бары үсә төшеп, китаплар укыгач, ул дәһшәтле көннәрнең шаһиты булган өлкән яшьтәге кешеләр белән аралашкач кына, илебез халкының бу хәлләрне чын-чынлап кичерүен аңладым. Сарман районының Карашай-Саклау авылында яшәүче Мәрьям әби Гарипова сөйләгәннәрне тыңлагач, бу хәлләргә тагын бер мәртәбә шаккатасың… Аның язмышы сугыш турындагы кинолента кебек… тетрәндергеч. «БЕТКӘ ТҮЗЕП БУЛМЫЙ…»
Җәлилова (Гатауллина) Мәрьям Фәтхулла кызы 1936 нчы елның 23 нче декабрендә Сарман районы Дими Тарлау авылында туа. Кечкенәдән Боламыкта Мәхтүмә әбисендә тәрбияләнә. Мортамак авылында мәктәптә 6 нчы сыйныфка кадәр белем ала .Ә аннан соң, әнисе үзенең янына Чаллыга алып китә. Һәм шунда Мәрьям урта мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлый.1955-1957 нче елларда Алабугада киапханәчеләр техникумында укый. Дипломлы яшь белгечне Яңа Чишмә районы Әдәмсә авылына эшкә җибәрәләр.Ул анда 5 ел эшли. 1962 нче елда Әлмәт районы Габрахман авылы китапханәсендә хезмәт куя.
Кәлимуллина Мөнәвәрә Кәлимулла кызы 1934 елның 23 июнендә Яхшыбай авылында туган. 1942 -1949 елларда Яхшыбай, Анак башлангыч, Иске Кәшер җидееллык мәктәбендә укый. 1949-1952 елларда Алабуга китапханәчеләр әзерләү техникумында белем ала . 1952-1960 елларда Сарман район китапханәсендә эшли.
Латыйпова Венера Нурмөхәммәт кызы 1937 елның 23 нче ноябрендә Сарман районы Кәүҗияк авылында дөньяга килә. 1955 нче елны урта мәктәпне тәмамлагач, Алабуга мәдәни – агарту училищесына укырга керә.
Мәгъсүмова (Фахерлиева) Әлфия Хайбрахман кызы 1937 елның 5 маенда Мортамак авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, 1952 елда Алабуга китапханә техникумына укырга керә. 1955 елда техникумны тәмамлап, Сарман авылына, китапханәгә эшкә кайта һәм 37 ел (1955-1992) шунда эшли. Әлфия апаның хезмәт кенәгәсендә бер генә эш урыны язылган. 1964 елның октябреннән балалар бүлегенә китапханәче булып күчә. 1990 елдан балалар бүлегендә китапханә мөдире булып кала. 1992 елда лаеклы ялга чыга. Авылның хөрмәтле абыстае булып коръән ашлары алып бара.2013 елда Хаҗ сәфәрендә булып кайта.