Тыл ветераны белән очрашу
Кәүҗияк балалар бакчасы тыл ветераны Тәкыева Мәүлидә әбидә кунакта. https://edu.tatar.ru
Кәүҗияк балалар бакчасы тыл ветераны Тәкыева Мәүлидә әбидә кунакта. https://edu.tatar.ru
Ризатдинов Халит Габдрахман улы 1918 елның 28 июлендә хәзерге Сарман районы иске Минзәләбаш авылында, гаиләдә икенче малай булып дөньяга килә. Шушы авылдагы дүртьеллык башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ул көчле укучы буларак, белемен күрше авылга йөреп дәвам итә hәм шунда ук 10 – нчы классны тәмамлый. Шуны да әйтергә кирәк, ул вакытларда 10 класс белемле кешеләр бик сирәк була. Мәктәпне тәмамлап армияга киткәнче әле бер ай укытучы булып әшләргә дә өлгерә.
Сугыш афәте бөтен илгә бергә килә. Ватан бердәм дошманга каршы күтәрелә. Ләкин шушы мәшһәр арасында һәрбер сугышчының үз явы, үз язмышы. Кемдер беренче көннәрдән үк һәлак була, кемдер сугышның беренче көненнән соңгысына кадәр исән-сау күкрәкләрен орден-медальләр белән бизәп кайта, ә кемнеңдер язмышы аянычлырак була – әсир төшәләр. Ләкин алар илләрен сатып җиңеллек эзләүчеләр түгел, алар да безнең илебез солдатлар, җиңүчеләребез. Аларның язмышы аянычлырак.
Ярты гасыр дәвам иткән купкырлы иҗаты, йөздән артык җәүһәрдәй җырлары белән шигърияттә мәйдан тотып, татар халкының тирән ихтирамын казанган шагыйрә, безнең якташыбыз Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елның 13 гыйнварендә Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Иске теләнче авылында дөньяга килә.
Сафин Миннебай Мөхәммәтсафа улы 1916 елның 24 мартында Әлмәт авылында туа. Әлмәт авылында 4 классны, Карамалы авылында 7 классны тәмамлый. Яшьтән үк техникада эшләүгә хирыслыгы белән аерылып тора. Мөхәммәтсафалар гаиләсе беренчеләрдән булып (1929 ел) колхозга керә. Миннебай тракторчы һөнәрен үзләштерә. 1931 елда авылга беренче “Фордзон” тракторы кайта, шул “Фордзон” туган авылы басуларында җир сукалый. Иген чәчә, ура. 1939 елда комсомолга керә һәм Совет Армиясе сафларына алына.
Мифтахов Вәдүт Кашшаф улы 1915 елның 20 ноябрендә Яхшы Каран авылында туган.Сабый чактан ук татар шагыйрьләренең шигырьләрен ятлый, еш кына аларны авылдашлары, кунаклар алдында сөйли торган була. Яшьли ятим калган Вәдүт Вагыйз Нуриәхмәтов гаиләсендә үсә, аны алар үз уллары кебек тәрбиялиләр. Шушы авылда Вәдүт башлангыч белем ала.
17 апрель көнне “Сарман” кинотеатрында Әдәбият елы hәм Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Тукай премиясенә кандидат, шагыйрә Клара Булатова белән очрашу узды. Очрашуда язучы узенең уткәне, балачагы-яшьлеге белән таныштырды, укучылар тарафыннан язучынын шигырьләре яттан укылды, яраткан тамашачылары К.Булатовага үзләренең теләкләрен җиткерделәр, истәлекле буләкләр тапшырылды.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Яңа Әхмәт авылында да күп төрле чаралар үткәрелә. Бүген, 13 нче апрель көнне, ветераннар советы рәисе Гөлүсә Ризатдинова, авыл клубы мөдире Алия Фатыйхова, сәнгать җитәкчесе Резедә Нәҗметдинова, техник хезмәткәр Асия Хафизова тыл һәм хезмәт ветераны Өлфәт апа Әхмәтҗанова янында булдылар. Ветеран гаиләдә 9 баланың дүртенчесе булып дөньяга килгән. Яшьли колхозда эшли башлый.
Күтәмәле төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучылары Фирүзә Дәүләтова, Гөлназ Шәйхелисламова, Инсаф Нәгыймуллин һәм аларның сыйныф җитәкчесе Гөлүсә Шәрипова Бөек Ватан сугышы ветераны Мөхәммәтдинов Миннәхмәт Мөхәммәтдин улы белән очраштылар. Алар ветеранның гаиләсе белән таныштылар, өендә булдылар.
Азалак мәктәбе укучылары тыл ветераннары Зиятдинова Асфия,Каримова Мөхәлилә,Салихова Мәүлидә апалар белән очрашуда катнаштылар. Ветераннар укучыларны үзләренең тормыш юллары турындагы истәлекләре белән таныштырдылар .Укучылар аларны котлап концерт номерлары күрсәттеләр.