ГАНИЕВ ГАТА МӨХӘММӘТХАН УЛЫ
Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы 1924 елның 5 маенда Иске Кәшер авылында туган. Шушы авылда яши һәм Сарман Сельхозтехника оешмасында озак еллар шофер һәм тәэмин итүче булып эшли.
Ганиев Гата Мөхәммәтхан улы 1924 елның 5 маенда Иске Кәшер авылында туган. Шушы авылда яши һәм Сарман Сельхозтехника оешмасында озак еллар шофер һәм тәэмин итүче булып эшли.
Гәрәев Гариф Гәрәй улы 1918 елда Яхшыбай авылында туган. 1939 елда армиягә китә. 1940 елда финнар белән сугышта катнаша. Биссарабияне азат итүдә катнаша. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә. Башта гади солдат, соңыннан орудие командиры була. 1943 елда Коммунистлар партиясе сафына кабул ителә.
Латифуллин Шәрифулла 1910 елның 10 мартында Иске Кәшер авылында туган. Бөек Ватан сугышы башлангач, гади солдат булып сугышка киткән. Ул Үзәк фронтта 275 артиллериянең махсус дивизионында хезмәт иткән. 1941 елда разведкага йөргән һәм 3 ай буе камалышта булган. 1943 елда Курск-Орлов фронтында 66 армиядә хезмәт иткән.
Нәҗметдинов Сәлах Минпаҗ улы 1921 елның 4 январендә Сарман районы Иске Кәшер авылында туган. 1928 елда укырга керә, Иске Кәшер авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлагач Чистайга эшкә китә.
Шигапов Зәки 1919 елның 11 маенда Иске Кәшер авылында туган. 1939 елның 15 сентябрендә армиягә китә. Ул НКВДда хезмәт итә. Зәки абый кайтасы елны сугыш башлана. Гади солдат булып сугышка керә. Сталинград сугышында, Новороссийскны алуда катнаша. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен “За Победу над Германией” медале белән бүләкләнә.
Ганиев Габдулла Вәли улы 1941 елның 30 августында Бөек Ватан сугышына алына. 725 артиллерия полкында взвод командиры ярдәмчесе була. Өлкән сержант Ганиев Габдулла 1 дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, 2 тапкыр “Батырлык өчен”, “За Оборону Москвы” медальләре белән бүләкләнә.
Камалов Мостафа 1906 елның 24 январендә Иске Кәшер авылында туган. Мостафа абый сугышның беренче көннәрендә үк төняк-көнбатыш фронтында сугыша. Сугыш вакытында күрсәткән батырлыклары өчен юбилей медальләре белән бүләкләнә. Ул Калинин шәһәрен узып китеп, Ленинград юнәлешендә сугыша. 161 танк бригадасында хезмәт итә.
Каримов Гани Муллагали улы 1888 елда Иске Кәшер авылында туган. 1941-1945 елларда сугышта катнаша. Брест крепостен азат итешә.
Нәбиуллин Хакимулла Нәбиулла улы 1909 елда туа. 1941 елның 22 июнь аенда Сарман районы Урта Кәшер авылыннан Казанга чыгып китә. Смоленск юнәлешендә, соңыннан Ленинградта була. 1943 елның көзендә яралана. Сугышта пулеметчы хезмәтен үти.
Сугыш ветераны Әхмәдуллин Әнвәр Сәетгәрәй улының истәлекләре: “Мин сугышка 1944 елда киттем, чөнки ул вакытка минем әти Москва янында аягын калдырып кайткан иде. Ә мин әти үчен алу өчен алдан гариза язып Совет Армиясе сафына киттем.