ГӘРӘЕВА МӘБСҮСӘ МИҢНЕГАЛИ КЫЗЫ
Гәрәева Мәбсүсә Миңнегали кызы 1927 нче елның 18 нче февралендә Азалак авылында дөньяга килгән. Кечкенәдән әти-әнисенә ияреп, эшләп үсә ул. Тимер, агач эшләренә оста әтисе аны балта эшенә дә, печән чабарга, ат җигеп, төрле эшләрне башкарырга да өйрәтә. Сугыш еллары кызларының өлешенә тигән торф чыгару, урман кисү эшләреннән дә калдырмыйлар Мәбсүсәне. Колхозның да төп терәге шул кызлар була.