МАЛИКОВА МӘРЬЯМБИКӘ КАДЫЙР КЫЗЫ
Маликова Мәрьямбикә Кадыйр кызы элеккеге Кайбыч, хәзерге Апас районында 1927 елның 7 ноябрендә туа. Әтисе Малик улы Кадыйр абый әнисе Габделҗаббар кызы Рабига исемле була. Мәрьямбикә апа кебек яшүсмерләр, хатыннар һәм картлар җилкәсенә кала. Ул барлык авылдашлары кебек үк урман кисүдә, урман утыртуда эшләгән. "Урман кисәргә җибәрәләр иде, кая йоклаганны, нәрсә ашаганнарны да искә төшерә алмыйм, гел эш тә эш иде" дип әйтә торган булган ул. Сугыштан соң вербовать ителеп Горки якларына эшкә китә. Шулай ук Карелия, Воркута якларында эшләргә дә насыйп була аңа.