ГАБДРАХМАНОВА МӘРЗИЯ ШӘФИКЪ КЫЗЫ
Габдрахманова Мәрзия Шәфикъ кызы 1923 нче елның 23 нче маенда Апас районы Тубән Барыш авылында 3 балалы гаиләдә туа. Зур Күккүз авылы мәктәбенен 7 нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Зур Күккүз авыл җирлеге буенча барысы 18 кыз, Чүрибураш МТСында тракторчылыкка укыйлар. Укуын тәмамлаганнан соң, Шонгатыда 9 ел тракторда эшли. Бөек Ватан сугышы елларында бар авырлык авылда калган карт-коры, бала-чага, хатын-кызлар җилкәсендә була. Мәрзия әбигә окоп казу, урман кисү эшләрендә дә катнашырга туры килгән. Әтисе белән бергә Тәтеш, Төрләмә урманнарында агач кисүләрен Мәрзия апа бүгенгедәй хәтерли.