Музей истории Заинской ГРЭС
Татэнерго Зай. ГРЭС
Татэнерго Зай. ГРЭС
Родился Миргаяз Заманович в 1921 году в деревне Ст.Кадерметьево Актанышского района.
Миргаяз Заманов 1921 елда Актаныш районы Иске Кадермэт авылында, алтынчы бала булып дөньяга килә. Кечкенэдэн ук белемгэ омтылучан була. Авылда белемле кешеләрнең берсе буларак, аны бригадир ярдәмчесе итеп билгелиләр. Эш башкарылган җир мәйданнарын исәпләү, хезмәт көне язу, табель тутыру кебек язу-сызу эшләре Миргаязга йөкләнә.Сәләтле егетне хуҗалык өчен кирәкле санап, авыл җитәкчелеге аңа белгечлек бирү хәстәренә керешә һәм хисапчылык һөнәрен үзләштерү өчен, Пучыдагы колхозара авыл хуҗалыгы мәктәбенә укырга җибәрә.
Рабочую деятельность начинает с 1939г. в колхозе «Алга». В 1941 – 1943гг. работает агрономом. В 1943 году ушел в Красную Армию. Награждён многочисленными медалями и орденом ВОВ. Из армии возвращается в 1947г. и работает в родном колхозе сначала бригадиром, затем председателем. В 1951-1954гг. – учёба в школе подготовки руководителей в г. Казани (после заочно оканчивает Казанский сельскохозяйственный институт). Работает агрономом Калининского МТС, председателем колхоза «Ленин булэге», главным агрономом колхозов «Игенче» и «Фрунзе». С 1965 г.
Камалетдинов Инсаф Загретдин улы (11.09.1925 – 1998) Актаныш районы Чирү авылында яшәүче Заһертдин белән Мәптухаларның гаиләсендә, беренче бала булып, 1925 елның 11 сентябрендә, арыш басуында дөньяга аваз сала. Гаиләдә барысы 4 бала (Инсаф, Индус, Фәһимә, Хөллия) булып үсәләр. 1935 елда кинәт кенә авырып китеп әтиләре Заһертдин дөнья куя. Әниләре 35 яшендә 4 бала белән тол кала.
Варфоломеев Степан Петрович родился 18 апреля 1927 года в д. Карповка Бакалинского района БАССР. Был мобилизован в 1944 году. Был разведчиком 40 запасного стрелкового полка.. Войну закончил в Маньчжурии . Был демобилизован в августе 1951 года. Награжден медалями: «За Победу над Японией», «За Победу над Германией». Работал на Заинской ГРЭС
«Сынок, да кто тебя на фронт возьмет. Малого роста ведь ты у меня, да и худой совсем», - причитала мать, глядя на второго сына, которому вот-вот должно было исполниться 18 лет. Слабая надежда, что сына не заберут в армию, успокаивала сердце сельской женщины, которая с первых дней войны проводила на битву с проклятым врагом мужа, успела потерять под Ленинградом старшего сына, простилась с четырьмя родными братьями, одевшими солдатскую форму. Но стране были нужны новые силы, и Мирсалиху Янгирову за месяц до 18-летия уже пришла повестка.
1920 елның 11 августында Аеш авылында туган, шунда яши. 1940 елда армиягә алына, 1941 елга кадәр Польшада хезмәт итә. Сугыш башлангач фронтка озатыла. Курск дугасында сугыша. Яраланып контузия ала. Харьковта госпитальдә Җиңү көнен каршылый. 1945 елда сугыш беткәч туган авылына кайта. Юбилей медальләре бар. Сержант булып хезмәт итә. Кайткач шофер булып эшли, лаеклы ялга 1980 елда чыга. Тормыш иптәше Зөбәйдә белән 1 малай, 1 кыз устергәннәр.
1926 нче елның 3 маенда Аеш авылында туган, шунда яши. 17 яшендә 1942 елның ноябрь аенда сугышка китә. 4нче Украина, Белоруссия, Чехословакия, Румыния, Польша фронтында сугыша. 282 артиллерия девизиясендә пулеметчы булып хезмәт итә. Хәрби дәрәҗәсе - сержант. Орша янындагы сугышларда "Благодарность" ала. Аннан соң самолетлар төзәтүче, механик, моторист була. Җиңү көнен Польшада каршылый. 1949 елда туган авылына кайта, кабат китеп 1951 елда гына кайта. II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медальләре бар. Сержант булып хезмәт иткән.
1913 елның 3 февралендә Аеш авылында туган, шунда яши. 1941 елның 18 августында 28 яшендә сугышка китә. Волхов фронтында сугыша. 4 мәртәбә яралана. Күкрәге, кулбашы, авызы яралана. Соңгысы 1945 елның 17 апрелендә була. Җиңү көнен дә Горький шәһәрендә госпитальдә каршылый. 7 ай ятканнан соң II төркем инвалид булып, 1945 елның 5 сентябрендә туган авылына кайта. Отделение командиры булып сугышкан яугирнең II дәрәҗә "Бөек Ватан сугышы" ордены, медалҗләре бар. Авылда төрле эштә эшли, лаеклы ялга 1973 елны чыга.