Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриеваның “Хәтер” социаль проекты 1 урынга лаек булды
18 апрельдә Казанда VI республикакүләм «Ватанга хезмәт итәм!» информацион проектлар конкурсы нда Шушмабаш урта мәктәбенең физика укытучысы Рәмлә Нуриева “Хәтер” социаль проектын тәкъдим итте. Проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап төзелгән “Память” сайтыннан һәм “Шушмабаш авылының электрон хәтер китабы” ннан гыйбарәт. Укытучының эзләнү эше жюри әгъзалары тарафыннан уңай бәяләнде һәм 1 нче урынга лаек булды.