САБИРҖАНОВ ФӘҺИМ САБИРҖАН УЛЫ
1926 елның 5 августында Сарман районы Югары Әхмәт авылында туган. 3 класс белеме бар. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 10 ноябрендә киткән, 1950 елның 24 мартында кайткан. Япониягә каршы сугышта укчы булып хезмәт иткән.
1926 елның 5 августында Сарман районы Югары Әхмәт авылында туган. 3 класс белеме бар. Бөек Ватан сугышына 1943 елның 10 ноябрендә киткән, 1950 елның 24 мартында кайткан. Япониягә каршы сугышта укчы булып хезмәт иткән.
Бүген мин әнием белән ерак бабаемның иң өлкән апасына кунакка бардым. Аның исеме Хәербанат. Ә авылыбызның барлык кешеләре дә аны Дәү апа дип йөртәләр. Чөнки ул – авылыбызның иң өлкән кешесе. Дәү апабызга инде 90 яшь тулды. Без аларда бик еш булабыз. Ул кызы Мәүсия апа тәрбиясендә яши.
1927 елның 20 июнендә Сарман районы Сөлек авылында туган. 1944 елның 15 октябрендә сугышка алына һәм 1945 елның июненә кадәр 98 нче запас укчы полкта хезмәт итә. Армиядә барлыгы 13 ел була, бары 1957 елда гына туган ягына кайта.
1926 елның 8 августында туган. 1944 елда хәрби ант кабул итә. Сугышта отделение командиры, сержант дәрәҗесендә була. Япония сугышында катнаша. Бөек Ватан сугышы ордены, “Георгий Жуков” медале белән бүләкләнә.
18 мая в Международный день музеев в филиале «Сувар» БГИАМЗ состоялся «Вечер в музее». Мероприятие называлось «И вечно помнить призываю» и было посвящено 70-летию Великой Победы.. Посетителями и участниками вечера были ученики МБОУ «Кузнечихинская СОШ».
1920 елның 1 гыйнварендә Кормаш авылында туган.1939 елда Хабаровск шәһәренә эшкә урнашырга китә. 1940 елны хәрби хезмәткә алына. 1942 елны сугышка керә. Курск дугасында була, Харьков шәһәрен азат итүдә катнаша. Сугышта снаряд кыйпылчыгы тиеп яралана, терелеп чыккач үз частенә кайтарыла. Яңадан яраланып II группа инвалидлыкка чыгарыла. 1945 елны туган якларына әйләнеп кайта.
1926 елның 19 ноябрендә Сарман районы Азалак авылында туган. 7 класс белеме була. Бөек Ватан сугышына 1944 елның 1 ноябрендә киткән, 1951 елның май аенда кайткан. 1944 елның ноябреннән 1946 елның ноябрь аена кадәр Латвияда укчы булып, 1946 елдан 1949 елның гыйнваренә кадәр Германиядә укчы булып хезмәт итә.
1926 елның 4 октябрендә Карамалы авылында туган. 1943 елның 11 ноябрендә сугышка китә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Уссурий елгасы янындарак чик буенда 22 дивизиясенең 304 полкында пулемет ротасында пулеметчик-наводчик булып була. 1945 елның май башыннан хәрби положениегә күчерәләр, аларны чиккә урнаштыралар.
1919 елда Кәүҗияк авылында туган. 1939 елда хәрби хезмәткә алына.Белоруссиядә разведчик буларак хезмәт итә. Белоруссия,Украинаны азат итүдә катнаша. Җиңүне Прагада каршылый. 1945 елны туган авылына өлкән лейтенант дәрәҗәсендә әйләнеп кайта. Кызыл Йолдыз, Бөек Ватан сугышы орденнары белән бүләкләнә.
1922 елның 20 мартында Иске Кәшер авылында туган. 1941 елның 17 июнендә Совет Армиясенә алына. Пенза шәһәрендә 720 мм зенит артеллериясенә артеллерист булырга укый. Анна Горький автозаводын саклауда катнаша. 1943 елны авырып авылга кайта.