КОРМАШЕВ ЯЗКАР ШАФИГУЛЛА УЛЫ
1924 елның 16 декабрендә Чукмарлы авылында туган. 1938 елда Чукмарлы тулы булмаган урта, 1941 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый.
1924 елның 16 декабрендә Чукмарлы авылында туган. 1938 елда Чукмарлы тулы булмаган урта, 1941 елда Сарман урта мәктәбен тәмамлый.
1923 елның 25 июлендә Сарман районы Карашай Саклау авылында туган. 1941 февраль аенда сугышка алына 1945 елга кадәр Северо Кавказский фронтта 119 нчы аерым укчы дивизиясендә укчы булып хезмәт итә. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, “Германияне җиңгән өчен”, “За оборону Кавказа” һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.
1924 елның 15 августында Сарман районы Сарайлы авылында туган. 1941-1942 елларда колхозда ветсанитар булып эшли. 1942 елның август аенда сугышка китә, Северный флотта Баренц диңгезендә хезмәт итә, моряк. Контузия ала.
1923 елда туган. Бөек Ватан елларында Ржев, Смоленск, Калуга шәһәрләрен яклашкан, Мәскәү астында барган сугышларда катнашкан, батырлыгы өчен II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, бик күп медальләр белән бүләкләнгән.
1925 елның 12 октябрендә Сарман районы Минзәләбаш авылында туган. 1944 елда Кызыл Армия сафларына алына. Прибалтика фронтында укчы булып хезмәт итә. 1945 елнын 8 маенда кайта.
1927 елның 20 нче маенда Әлмәт районы Гөлбакча авылында туган.
1911 елда туган Дими Тарлау авылында туган. 1939 елда Фин сугышында катнашкан. 1941 елда вафат булган
1926 елның 20 февралендә туган. 4 класс белемле. II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Ә аңа кадәр шәһәрнең үзәк мәйданында, сугышта һәлак булганнар истәлегенә салынган мемориал янында аларны озату тантанасы булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Валерий Осокин, иерей Сергий Карпухин эзтабарларга уңышлар теләделәр. Отряд җитәкчесе Борис Андреянов булдыра алган кадәр барысын да эшләргә сүз бирде, чөнки “...без ата-бабаларыбыз алдында бурычлы”, диде ул.
“Үлемсез полк” акциясе барышында районның Советлар Союзы Геройларының исеме белән бәйле булган мәктәпләрдә алар исемнәре язылган мемориаль такталар куелды. Моннан тыш, укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннарының портретлары белән шәһәр һәм авыл урамнарыннан үтәләр.