ГӘРӘЕВА ГАЗИЗӘ ДӘҮЛӘТГӘРӘЙ КЫЗЫ
Гәрәева Газизә Дәүләтгәрәй кызы 1912 елның 25 августында Сарман районы Кәүҗияк авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Авыл мәктәбен тәмамлагач Иске Әлмәт авылында балалар яслесендә эшли. Аннан соң Карамалыда укытучы-тәрбиячеләр әзерләү курсларында укып, Колмәт мәктәбенә эшкә җибәрелә. 1930-1931 елларда Бондюгта химия техникумында укый. Районга кайтып Ләке, Каташ-Каран, Рангазар, Кәүҗияк, Бикмәт, Сарман мәктәпләрендә укытучы, тәрбияче булып эшли.









