ЙОВЛЕВ ВЛАДИМИР АЛЕКСАНДРОВИЧ
ИОВЛЕВ Владимир Александрович (13.1.1920, Ташкент шәһәре - 18.10.1944, Венгрия, Дебрецен шәһәрендә җирләнә), Советлар Союзы Герое (28.4.1945, үлгәннән соң), гвардия капитаны. 1940 елга кадәр «Урак һәм Чүкеч» (Казан) заводында токарь булып эшли. Казан пехота училищесен тәмамлый (1941). 1940 тан Кызыл Армия сафларында. 1941 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танк ротасы командиры (6 нчы гвардия кавалерия корпусының 13 нче Ровно гвардия кавалерия дивизиясе).


