ЗАХАРОВ ГЕННАДИЙ МИХАЙЛОВИЧ
ЗАХАРОВ Геннадий Михайлович (25.10.1921, хәзерге Түбән Новгород өлкәсе, Арзамас районы Селема авылы - 26.1.1969, Ленинград шәһәре), Советлар Союзы Герое (26.10.1943), майор (1949). Хәрби элемтә училищесен (1942), Советлар Союзы Маршалы С.М.Будённый исемендәге Хәрби элемтә академиясен (Ленинград, 1949) тәмамлый. 1930 елдан Казанда яши. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 107 нче аерым элемтә ротасының телефон-кабель взводы командиры (7 нче армиянең 8 нче гвардия укчы дивизиясе).



