БАГДАНОВ ХӘМЗӘ СӘЛИМ УЛЫ
БАГДАНОВ Хәмзә Сәлим улы (15.11.1904, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы - 24.6.1988, Ленинград өлкәсе Приозёрск шәһәре), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), полковник (1945). 1923 елдан Кызыл Армиядә. Ульянов пехота мәктәбен (1926), Ленинград танк гаскәрләре курсын (1929), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1939, Мәскәү) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасы командиры.

