БАГДАНОВ Хәмзә Сәлим улы (15.11.1904, Сембер губернасы, Сөнгәләй өязе Зөябаш авылы - 24.6.1988, Ленинград өлкәсе Приозёрск шәһәре), Советлар Союзы Герое (31.5.1945), полковник (1945). 1923 елдан Кызыл Армиядә. Ульянов пехота мәктәбен (1926), Ленинград танк гаскәрләре курсын (1929), М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1939, Мәскәү) тәмамлый. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасы командиры. Үзәк, Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Украина, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Берлинны алуда катнаша. Берлинны штурмлаганда (1945) батырлык күрсәтә. Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәт итә. 1953 тән запастагы полковник. 1954-71 елларда Ленинград шәһәрендә һөнәри техник урта белем бирү училищесе (СПТУ) директоры. 1972 дән Приозёрск шәһәрендә яши. Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, 2 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ульяновцы в боях за Родину. Саратов, 1964; Боков Ф.Е. Весна Победы. М., 1980.
Н.И.Таиров.