БОЛОДУРИН Иван Петрович (1.2.1905, Казан губернасы, Чистай өязе Иске Чишмә авылы - 28.9.1943), Советлар Союзы Герое (15.1.1944, вафатыннан соң), сержант. 1943 елга кадәр Иркутск өлкәсендә урман хуҗалыгында эшли. 1943 нең сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 234 нче укчы полкның пулемётчылар отделениесе командиры (61 нче армиянең 76 нчы гвардия укчы дивизиясе). Үзәк фронт гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 28 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә Чернигов өлкәсе, Репки районы Мысы авылы янында батырлык күрсәтә. Уңъяк ярда плацдарм өчен барган сугышта һәлак була. Ленин ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000. Кузнецов И.И. Золотые звёзды иркутян. Иркутск, 1982; Навечно в сердце народном. Минск, 1984; Подвиги их бессмертны. Хабаровск, 1985.
В.А.Шагалов.