БУРМИСТРОВ ВИЛЕН ИВАНОВИЧ
БУРМИСТРОВ Вилен Иванович (1925, Бондюг заводы бистәсе, хәзерге Менделеев шәһәре - 24.9.1943), Советлар Союзы Герое (10.1.1944, вафатыннан соң), старшина (1943). 1943 елга кадәр Бондюг химия заводында эшли. 1943 елның гыйнварыннан Кызыл Армиядә. Шул ук елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 6 нчы гвардия танк корпусы 22 нче гвардия мотоукчылар бригадасында отделение командиры. Воронеж фронты гаскәрләре составында Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 23 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә.