ГОРДОВ ВАСИЛИЙ НИКОЛАЕВИЧ

ГОРДОВ Василий Николаевич (30.11.1896, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Матвеевка авылы - 24.8.1951, Самара шәһәре), генерал-полковник (1943), Советлар Союзы Герое (6.4.1945). Татар милләтеннән. Өлкән командирлар составы (1925), «Выстрел» (1927) курсларын, Мәскәүдәге М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академияне (1932) тәмамлый. Беренче бөтендөнья сугышында өлкән унтер-офицер. 1917 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышында Көнчыгыш һәм Көнбатыш фронтларда рота, батальон, полк белән җитәкчелек итә, Н.И.Махноның Крәстияннәр армиясенә, Урта Азиядә баш күтәргән милли частьләргә каршы сугышларда катнаша. 1925-26 елларда - Монголия Халык армиясендә инструктор. 1927 дән укчы полк командиры ярдәмчесе. 1933-39 да Мәскәү хәрби пехота мәктәбе штабы башлыгы, укчы дивизия штабы башлыгы, соңрак - командиры. 1939 дан - Калинин, 1940 тан Идел буе хәрби округлары штаб башлыгы. Бөек Ватан сугышында 21 нче армиянең штаб башлыгы (1941 нең июль - сентябре) һәм командующие (1941 нең августы, 1941 нең октябре - 1942 нең июне), Сталинград фронты командующие (1942 нең 23 июле - 12 августы), 33 нче (1942 нең октябре - 1944 нең марты) һәм 3 нче (1944 нең апреле - 1945 нең мае) гвардия армияләре командующие. Көнбатыш һәм Көньяк-Көнбатыш фронтларда, Сталинград сугышында (1942-43), Ржев-Вязьма, Спас-Демен, Смоленск, Берлин, Прага (1945) операцияләрендә катнаша. 1945-47 дә Идел буе хәрби округы командующие. 1946-50 дә СССР ЮС депутаты. Ике Ленин ордены, өч Кызыл Байрак, өч 1 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр һәм чит ил орденнары белән бүләкләнә. Аның исеме Минзәләдәге бер урамга бирелә. Гаепсезгә репрессияләнә (1947), үлгәннән соң аклана.

Әдәбият: Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.

М.В.Гордова.