БӘДРЕТДИНОВ Миңнулла Бәдретдин улы (1901, хәзерге Башкортстан Республикасының Тәтешле районы Чургылды авылы - 29.9.1943), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, вафатыннан соң), сержант (1943). Гражданнар сугышында катнаша. 1941 елга кадәр туган авылында колхозда эшли. 1941 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 78 нче гвардия укчы полкы укчысы (6 нчы армиянең 25 нче гвардия укчы дивизиясе). Көньяк-Көнбатыш һәм Воронеж фронтлары гаскәрләре составында Харьковны саклауда (1942), Украинаны азат итүдә катнаша. 1943 нең 26-29 сентябрендә Днепр елгасын кичкәндә Днепропетровск өлкәсенең Солонянский районы Войсковое авылы янында каһарманлык күрсәтә; уңъяк ярда плацдарм булдыру өчен барган бәрелештә һәлак була. Ленин, Кызыл Байрак орденнары белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1979. Кн. 4; Днепр - река героев. Киев, 1983.
В.А.Шагалов.