ҖӘЛИЛ (ҖӘЛИЛОВ) МУСА МОСТАФА УЛЫ
ҖӘЛИЛ (Җәлилов) Муса Мостафа улы (15.2.1906, Оренбург губернасы Мостафа авылы - 25.8.1944), шагыйрь, Советлар Союзы Герое (1956, үлеменнән соң). 1914-19 елларда Оренбург шәһәрендә «Хөсәения» мәдрәсәсендә, 1919-24 тә Татар халык мәгарифе институтында укый. 1925-27 дә Оренбург, Орск шәһәрләрендә ВЛКСМның өяз комитетларында инструктор булып эшли. 1927-38 дә Мәскәүдә яши. 1928 дән - «Кечкенә иптәшләр», 1929 дан - «Октябрь баласы» журналларының җаваплы мөхәррире, бер үк вакытта Мәскәү университетында укый (1927-31).


