ҖИҺАНГИРОВ Мөхәммәт Солтангәрәй улы (1923, Үзбәкстан Республикасы, Ташкент өлкәсе Янгиюл районы - 30.9.1943, Днепропетровск өлкәсе, Солянск районы Войсковый авылы), Советлар Союзы Герое (19.3.1944, үлгәннән соң), ефрейтор (1943). Кызыл Армия сафларына алынганчы туган авылында колхозда эшли. 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 198 нче аерым укчы полкта автоматчы (6 нчы армия). Воронеж һәм Көньяк-Көнбатыш фронтлары гаскәрләре составында Воронеж-Ворошиловград, Урта Дон операцияләрендә (икесе дә - 1942), Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 26-30 сентябрендә Войсковый авылы янында Днепр елгасын кичкәндә батырлык күрсәтә, шул сугышта һәлак була. Ленин ордены, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Джураев Т.Д. Верные сыны Родины. Таш., 1964; Березняк Н.Г. Герои Советского Союза - узбекистанцы. Таш., 1984.
В.А.Шагалов.