ДУБИН Ибраһим Хөсәен улы (16.5.1921, Әстерхан шәһәре- 1996, шунда ук), Советлар Союзы Герое (16.10.1943), кече лейтенант (1943). Ульянов хәрби пехота училищесен (1940), Офицерлар составы белемен камилләштерү курсларын (1946) тәмамлый. 1939 елдан Кызыл Армия сафында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 360 нчы укчы полкының рота командиры (13 нче армиянең 74 нче укчы дивизиясе). Көнбатыш, Үзәк, Брянск, Көньяк-Көнбатыш, Воронеж фронтлары гаскәрләре составында 1 нче Украина, Смоленск (1941), Орёл-Брянск оборона операцияләрендә (1941), Курск (1943), Днепр сугышларында (1943), Украина, Польшаны азат итүдә, Берлин өчен барган сугышта (1945) катнаша. 1943 нең 23-25 сентябрендә Днепр елгасын кичеп, Берёзки авылы (Белоруссия ССР, Гомель өлкәсе Брагинск районы) тирәсендә батырлык күрсәтә. 1946 дан запаска җибәрелә. Әстерхан шәһәренең тәҗрибә машина төзү заводында эшли. Ленин ордены, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Марченко А.Д. Герои двух народов. Хар., 1977; Ветераны в строю. М., 1981; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1.
В.А.Шагалов.