ДНЕПРОВ Пётр Алексеевич (16.1.1919, Уфа губернасы, Минзәлә өязе Островка авылы - 23.7.1974, Киев), Советлар Союзы Герое (27.2.1945), гвардия майоры. Танкистлар мәктәбен тәмамлый (1941). Урта Азия геология трестында топограф булып эшли. 1939 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 44 нче гвардия танк бригадасының танк батальоны командиры урынбасары (1 нче гвардия танк армиясенең 11 нче гвардия танк корпусы). Төньяк-Көнбатыш, Воронеж, 1 нче Украина, 1 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Житомир-Бердичев, Львов-Сандомир (икесе дә - 1944), Варшава-Познань һәм Берлин (икесе дә - 1945 тә) һөҗүм операцияләрендә катнаша. 1945 нең 14-18 гыйнварында Польша территориясендәге сугышта батырлык күрсәтә: Днепров җитәкләгән алдынгы разведка отряды Пилица елгасы ярына чыга, бригаданың бер өлешенә елганы кичүдә ярдәм итә, Бзура елгасы аша салынган миналанган күперне кулга төшерә, аны дошманга шартлатырга ирек бирми. Сугыштан соң Киев шәһәрендә «Облпромбытгаз» предприятиесендә инженер булып эшли. Ленин ордены, Кызыл Йолдыз ордены, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн. 1; Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.
М.З.Хәбибуллин.