Сугыш!.. Үзе белән күпме хатирәләрне йөртә ул. Сугышның үзен күргән кешеләр белән очрашу, алар сөйләгәннәрне тыңлап утыру бәхетенә ирешү дә елдан-ел кимүгә бара. Кызганыч, яшәү закончалыгы буенча алар безне ташлап китәргә мәҗбүр шул. Киләчәктә тарихның бу битен без калын-калын китаплар укып кына ача алачакбыз.
Түбән Мәтәскә урта мәктәбе үзендә ихтирамга лаек шәхесләр — сугышта катнашкан зенитчы кыз — Гафурова Халисә апа һәм телефончы кыз, урта мәктәптә күп еллар эшләп, лаеклы ялга чыккан ветеран укытучы Юнысова Зәйтүнә апаны кунак итте. Күкрәкләрен орден-медальләр белән тутырган мөлаем ханымнарның истәлекләре аша моннан 70 ел элек булган хәлләргә кире әйләнеп кайттык без. Үз теләгең белән Ватанны сакларга китү, беренче тапкыр сугышка керү, яшьлекнең матур мизгелләрендә уен, җыр-биюгә дә вакыт табылу, Җиңү шатлыгы турында күз яшьләре белән сөйләде алар.
Чараны алып барган тарих фәннәре укытучысы, укыту эшләре буенча директор урынбасары Лилия Закирова, ветераннарга сугышка бару хәбәрен ишеткәннән соң ата-анада булган кичерешләр, туганнардан тагын кемнәрнең Ватанны саклауда катнашулары турында сораулар биреп, үтемле әңгәмә оештырды. Чара барышында укучылардан Гүзәл Гыйлаҗиева, Айбулат Харисов, Рамил Гыйлаҗиев, Булат Ситдыйков, Эльвина Бариева, Илнур Сираҗиев концерт номерлары белән чыгыш ясадылар. Ветеранннарның хатирәләре мәңге истә калырлык. Без аларның батырлыгы алдында баш иябез. Сугышта һәлак булган ватандашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алдык.
Мәктәп коллективы бу очрашудан бик канәгать калды. Ветераннарыбызга сәламәтлек, гаиләләрендә кадерле кешеләр булып, безнең арада озак еллар яшәүләрен телибез.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Г. Муллагалиева