Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны искә алырга дистәләгән кеше килде. 22 июнь – илебез тарихында кайгы көне. 76 ел элек Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш һәр гаилә тормышын үзгәртә, хыялларны һәм киләчәккә планнарны җимерә, 27 миллионнан артык кешенең гомерен алып китә.
Чәршәмбе, 21 июнь көнне 21 сәгатьтә, бөтен Россия белән бергә, Югары Ослан халкы Ватанны саклап тормышларын биргән геройлар истәлегенә шәмнәр кабыздылар. " Хәтер шәме " акциясе Геройлар паркында үтте.
Яшьләр һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре , авыл халкы белән бергә, акциядә предприятие җитәкчеләре, Югары Ослан районы Башлыгы урынбасары С. В. Осянин, Ветераннар советы рәисе Р. С. Троицкая һәм "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлеге җитәкчесе Р. Ф. Янтыкова катнашты.
Безнең геройларның мәңгелек данын бер минут тынлык һәм шәмнәр кабызу белән искә алдылар.
Әлеге акция Ватаныбызны якларга баскан һәм безгә якты күк йөзе бүләк иткән һәрбер кешегә рәхмәтебезне белдерү булды.