“Алар Ватан өчен көрәштеләр”
Мәктәп музееның өченче бүлеге иң бай мәгълүматларга ия бүлекләрнең берсе. Бү бүлектә “Алар Ватан өчен көрәштеләр” дип аталган стенд үзәк урынны били. Стендта сугыштан исән кайткан 102 ветеранның фотолары җыйналган. Бөек җиңүнең 20 еллыгына багышланган 1 альбом, 30 еллыгына 1 альбом , 40 еллыгына 1985 елда колхозның һәр оешмасы әзерләгән 8 альбом бар. Шулай ук Бөек Ватан сугышында һәлак булган авлдашларга һәм ирләре сугышта үлеп, тол калган авылдашларга багышланган 2 альбом, 8а классының сугыш һәм хезмәт ветераннарына багышланган альбомы, Әгер авылының “Никто не забыт, ничто не забыто” альбомы урнаштырылган. Авылыбызның сугыш ветераннарына багышланган 2 папкасы елдан ел тулыландырыла. Бөек җиңүнең 70 еллыгына багышлап һәр класс укучыларының Бөек Ватан сугышында катнашкан бабалары, шулай ук Бөек Ватан сугышы чорында бик күп авырлыклар күргән, тылда ярдәм күрсәткән әби-бабалары турында мәгълүматлар тупланган өр- яңа материаллар тупланган альбом һәм папкалары урын алды.
Безнең колхоз территориясеннән Ватаныбызны кара фашизмнан азат итүгә барысы 542 кеше китә. Шуларның 266 сы мәңгегә сугыш кырында үлеп кала, 276 сы гына исән калып туган җиребезгә кайта, 168 кеше кайткач үлә. Бүгенгесе көндә аларның бары тик 5се генә исән. Бөек Ватан сугышының иң кайнар нокталарында булган иң өлкән авылдашбыз Шарипов Фатыйх Шәрип улы. Сугыш башланган вакытта ул Ленинград өлкәсендә хәрби хезмәттә була. Эстония чигендә ул беренче тапкыр сугышны күрә. Бу сугышта 500 кешелек 546 нчы укчылар полкыннан бары тик 72 кеше генә исән кала. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен ул II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Харрасов Әхмәтриза Харрас улы, Ахметханов Миннерәфәт Нуриәхмәт улы, Хакимзянов Фазылҗан абыйлар - бүгенге көндә исән калган ветеран авылдашларыбыз.
Әгер авылы Бөек Ватан сугышы ветераны Якупов Мөдәррис Вәлиулла улы 1943 елда армиягә хезмәт итәргә алына. 1944 елда фронтка сугышка китә.1945 елда каты яраланып госпитальгә эләгә. Аннан ул бары тик 1946 елда гына авлга кире әйләнеп кайта. Ул Ватан сугышы ордены кавалеры.
Күктәкә авылында да бүгенге көндә бер генә сугыш ветераны исән. Ул Сәйфуллин Сәмигулла Заһидулла улы. Ул 1942 елда сугышка китә. Бераз гына вакыт кече лейтенент хәзерләү курсларын укыган курсант сугышка кереп китә. Курск дугасы сугышының хәлиткеч көннәре, Орел, Белгород, Курск шәһәрләрен азат итүләр... 1943 елда ул аягына үтәли пуля ярасы ала. Аның батырлыгы Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән билгеләнгән. Фронтовик Сайфуллиннар династиясенең бүгенге исән булган кешесе ул.
Безнең әле авылыбызда локаль конфликтларда да катнашкан авылдашларыбыз бар. Әфганстан сугышында безнең авылның җиде егетенә хәрби хезмәтләре вакытында Ватан алдындагы бурычларын тормышка ашырырга туры килә. Менә алар: Абдуллин Галим, Зарипов Альберт, Байрамгалиев Рәфис, Мухаметгалиев Рәфис, Хайруллин Илькам, Латыпов Фәнис, Лотфуллин Рөстәм. Аларның икесе - Абдуллин Галим һәм Байрамгалиев Рафис безнең арада юк инде. Музейда аларга багышланган папка урнаштырылган. Шулай ук Чечен республикасындагы конфликтларда да авылдашларыбыз үзләренең хәрби бурычларын үтәделәр.