Заһретдинова Хәлисә Заһретдин кызы 1908 елда Тәтеш районы Янасала авылында туган. Бөек Ватан сугышы ветераны.
1938 елда Казан дәүләт медицина институтын «дару эше» белгечлеге буенча тәмамлый, 1941 елның 24 июнендә Кызыл Армиягә чакырыла. 1943 елның июнь аена кадәр 646-нчы Подвенск госпитале составында табиб-терапевт булып хезмәт итә, ә аннары 1944 елның ноябренә кадәр эвакуацияләнгәннәр өчен 573-нче госпиталь составында эшли. Сугыш тәмамлангач, шәфкать туташлары һәм санитаркалар демобилизацияләнә, ә ул 1948 елга кадәр хезмәт итүен дәвам итә хезмәт күрсәтү аэродромының 620 - нче батальоны лазареты начальнигы, 127-нче авиатехник полкның авиатехник батальоны табибы, 270-нче аерым авиатехник батальонның табиб-окулисты була. 1949 елның августында гына тыныч тормышка кайта: Базар - Матак хастаханәсенә хатын-кызлар һәм балалар консультациясенең акушер-гинекологы вазифасын башкара, соңыннан аның мөдире була. Гомерен яраткан эшенә багышлый һәм 74 яшендә генә лаеклы ялга китә.
Халисә Заһретдин кызы II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, КПСС район комитеты һәм район Советы башкарма комитеты, профсоюз район комитеты, ТАССР Сәламәтлек саклау министрлыгы, Әлки район хәрби комиссариаты, ТАССР Югары Советы Президиумы Почет грамоталары белән бүләкләнгән. Аның исеме КПСС район комитетының һәм район Советы башкарма комитетының Почет Китабына кертелгән. 1997 елда вафат.
“Җиңү исеме белән. Хәтер Китабы”.2015.Казан шәһәре (240-241 нче битләр).