1928 нче елның 26 нчы июнендә Саба районының Шекше авылында туган. 1936-1943 нче елларда Шекше мәктәбендә белем алган. 1943-1949 нчы елларда Тельман колхозында счетовод булып эшлэгэн: төнге 12 гә кадәр бригадирлардан сводка жыйган ,шуны 15 кон саен районга жәяүләп барып тапшыра торган булган. 1949-1951 нче елларда авыл советына күчергәннәр. 1950 нче елны Һадиев Зөфәр Һади улына кияүгә чыккан. Тормыш иптәше тегермәнче булганлыктан, алар башта Шекшедэ торганнар, 1957 нче елны Мәртенгә күчергәннәр, ә 1960 нчы елның маеннан Тенекидә урнашканнар. Алар 8 кыз бала тәрбияләп үстергәннәр: Гүзәлия (1951 нче елгы) Арча районының Корса колхозында 35 елга якын гомерен экономист булып эшлэп пенсиягә чыккан. Гольфия1 (953 елгы) 30 елга якын гомерен Саба балалар бакчасында эшлэп , бүгенге көндә лаеклы ялда. Розалия (1957 нче елгы) 30 ел буе Сбербан филиалларында эшләгән,бүгенге көндә лаеклы ялда. Фирая (1959 нчы елгы) гомерен пешекче һөнәренә багышлап, Казан АПК сы хезмәткәрләре туклану булегендэ эшли, шулай ук лаеклы ялда. Раушания (1961 нче елгы) озак еллар Саба колхозында эшлэгэн, соңгы елларда шэхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Вәсилә (1963 нче елгы) Казан медицина училищесын, соңынан институтның кичке булеген тәмамлап, Казан шәһәренең 12 нче үзәк шифаханәсендә баш табиб урынбасары (начмед) булып эшли. Дамира (1965 нче елгы) Йошкар-Ола техник институтын читтән торып тәмамлап, Казан шәһәре трамвай-троллейбус ДЕПОсында инженер булып эшлэде, сонгы елларда ЧОП та эшли. Дания (1968 нче елгы) Казан кооператив техникумының бухгалтер булеген бетереп, 16 ел райпо системасында эшли; 2004-2014 нче елларда Линда сәүдә үзәгендә директор, хәзерге көндә Арча молкомбинатында эшли.
Тенеки авылына килеп урнашканнан соң, Тәскирә апа 1976 елга кадәр колхозда чеби карауда, үгез карауда, басуда, амбарда төрле эшләрдә эшли. 1976 нчы елда гаилә белән Сабага күченеп урнашалар. 1976 нчы елның 1 нче ноябреннән 1981нче елның мартына кадәр Саба урта мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли. Бүгенге көндә 13 оныгы , 12 оныкчыгы үсә.