Нәбиуллин Хәмит Зариф улы 1925 нче елның 17 июнендә Яңа Өҗем авылында туа. Гаиләдә алар өч бала үсә: апасы Гәүһәр, сеңлесе Раушания исемле. 1943 елда хәрби хезмәткә алына, Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Япония белән барган сугышларда катнаша. Маньчжуриядә була. 1948 нче елны демобилизацияләнә. “ Мин кавалерист булып хезмәт иттем. Ханка күлен японнардан сакладык.”-дип искә ала Хәмит абый ул чорларны. Шуңа күрәме, ул вакытларның авыр хатирәләрен күңелдә яңартырга яратмый, дөньялар тыныч, илебез күге аяз булсын , без кичергән авырлыкны яшь буыннар күрмәсен иде дип тели сугыш ветераны. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен СССР югары советы президиумының 1985 нче елның 11 нче мартында чыккан указы нигезендә «II дәрәҗә Ватан сугышы» ордены белән , 1996 нчы елда Жуков медале белән бүләкләнә . «Фронтовик», «Двадцать лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «Двадцать пять лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «50 лет Вооруженных сил СССР» , «60 лет Вооруженных сил СССР» , «70 лет Вооруженных сил СССР», «30 лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «Сорок лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «Пятьдесят лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «Пятьдесят пять лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.», «Шестьдесят лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» , «Шестьдесят пять лет победы в Великой Отечественной войне 1941-1945гг.» медалләре дә бизи аның күкрәген. Армия хезмәтеннән кайтып, туган авылында төпләнә. Кызыл Утар авылында яшәүче Корбангалиева Мәрьям Габдерәфыйк кызы белән гаилә коралар. “1949 нчы елның 26 нчы октябрендә шушы нигезгә килен булып төштем. Аллага шөкер, бүгенге көнгә кадәр бергә яшәп, бер-беребезне ярты сүздән аңларга, төрле кыенлыкларны җиңәргә өйрәндек”, - дип сүзгә кушыла Мәрьям апа. Аларның гаилә корып яши башлауларына 65 ел булган. Бергәләп хатыны белән 6 кыз тәрбияләп үстергәннәр, олы тормыш юлына чыгарганнар. Алты кыз арасында 3 нче булып туган уллары Рәкыйп кенә кыска гомерле була, якты дөньяга аваз салырга гына өлгергән нарасый 13 көннән вафат була. Аллага шөкер, калган балаларыбыз барысы да исән-саулар дип куаналар алар. Кадрия, Рузалия, Нургания, Фания, Нурсия һәм Нурзилә әти-әниләренең йөзләренә кызыллык китермиләр, тәртипле, намуслы булып үсәләр, үз тиңнәрен очратып, гаилә коралар. Бүгенге көндә 14 оныгы, 20 оныкчыгы бар бабайның.