Хәбәр иткәнебезчә, “Зәй офыклары” газетасы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан “Хәтердән җуелмас ул еллар...” дип аталган акция игълан итте. Ил иминлеге өчен көрәшкән сугыш һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары авызыннан ул авыр еллар тарихы турында белеп калу максатында оештырылучы әлеге акциягә укучыларыбыздан хатлар килә башлады. Иң беренче хатны ерак бабасы турында безгә яшь шәһәрдәшебез Динар юллады. Аны сезнең игътибарга тәкъдим итәбез.
Николай Гаврилович Селиверстов - минем дәү әтием. Ул Зичәбаш авылында 1923 елда дөньяга килә. Бабам үсеп җитүгә, Бөек Ватан сугышы башлана. Аны Ватанны сакларга алалар. Ул сугышта машина йөртүче була. Аларның частьлары елгалар аша күперләр салалар (понтонный мост). Ул авыр сугыш юллары узып, Бөек Җиңү көнен Венгриядә каршы ала. Бабам күп медальләр белән бүләкләнә. 1947 елда исән-сау туган авылына әйләнеп кайта, авылдашы Анна Васильевна белән гаилә коралар. Дүрт бала – 3 малай, 1 кыз тәрбияләп үстерәләр. Ул гомеренең соңгы көннәренә кадәр - 35 ел “Игенче” колхозында тракторчы булып эшли. 1983 елда үлә. Мин бабам белән бик горурланам.
Динар Фәттахов, 3нче мәктәпнең IV А сыйныфы укучысы.