Тукай авылында яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Фәйзрахман Борһановка 90 яшь тулды. Моңа өстәп, районыбызның иң өлкән диңгезчесе дә әле ул.
Аны олуг юбилее белән район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов, Кырынды авыл җирлеге башлыгы Илназ Закиров белән бергә хәрби комиссар Илгиз Галиев, район хәрби-диңгез флоты ветераннары җитәкчесе Илфәт Ямалиев һәм ветеран диңгезчеләр Раиф Гәрәев, Рәүф Шәйдәүләтов котладылар.
Авыл һәм колхоз тарихын биш бармагыдай белүче, авылдашлары тарафыннан хөрмәтләп “аяклы энциклопедия” дип йөртелүче Фәйзрахман ага тормыш юлын, диңгезче булган чорын һәм хәзмәт елларын альбомдагы фотосурәтләргә күрсәтә-күрсәтә барлап чыкты.
Тукай авылында туып-үскән Фәйзрахман 4 сыйныфны тәмәмлагач та колхозга эшкә чыга.
Күрше авылга йөреп уку өчен кием дә, ашарга да юк. Әти 1942 елда сугышта хәберсез югалда. Бер елдан мине укырга чыкырырга килеп, нинди хәлдә яшәвебезне күргәч, бүрек һәм сырма бирделәр. Шулай итеп, укуымны дәвам итү бәхетенә ирештем, - дип искә ала ул елларны Фәйзрхман ага.
Ватан алдындагы бурычын үтәргә чакырылгач, Төньяк флотка җибәрәләр аны. Кронштадта хәрби диңгез мәктәбендә белем ала. Баренц диңгезендә старшина званиесендә хезмәт итә. Корабльләрендә 350 диңгезче хәрби бурычын үти. Якташыбызның биш ел гомере, әнә шулай, диңгездә үтә.
Авылга кайткәч йорт сала. Җәен комбайнда эшли,кышын фермада механик вазифасын башкара. Белем алу турында да онытмый яшь егет: читтән торып Алабугада авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлап, механик-оператор дипломы ала. Алдынгы сыер савучы Мәхмүдә белән гаилә коралар.
Лаеклы ялга чыкканчы колхозда механик булып эшли. Тырыш хезмәте лаеклы бәяләнә: “Фидакарь хәзмәт өчен” медале янына “Почет билгесе” ордены: да өстәлә. Хуҗалыкларында ике-өч сыер, күпләп сарык асрыйлар, умарта кортлары тоталар. Пенсиягә чыккач ат та асрый.
90 яшендә дә егетләрдәй җитез, тик торуны белми Фәйзрахман ага. Җәен бал кортлары янында мәш килә. Кәҗә дә асрыйлар. Зиратны тәртиптә тотуга өлеш кертә, мәчет сукмагына да тузан төшерми бай иманлы Ил агасы.
Диңгезчеләрнең дуслыгы гомерлек, диләр. Райондагы иң өлкән диңгезче янына дусларының күпләп киләенә аеруча сөенде юбиляр. Бүләкнең дә ниндиен алып килгәннәр: гомер буе яратып кия торган тельняшка! Узган ел хәрби-диңгез флоты ветераннарының Красный борда оештырылган очрашуларында алган таэсирләрен әле хәзер дә күнел түрендә саклый Фәйзрахман ага.
Бәйрәме көнендә өч баласы, алты оныгы, биш оныкыгы һәм тиздән бриллиант туйларын бәйрам итәчәк җәмәгате кадерле кешеләрне белән горурланып яшәүләре турында сөйләп, күңеленең алга таба да шулай яшь булып калуын теләделәр.
АСИЯ КОРБАНГАЛИЕВА