Агрызский муниципальный район Республики Татарстан
Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.
Корреспондент:
— Музей Агрыза
Адрес корпункта: РТ, г. Агрыз, ул. К. Маркса, д. 7а, в здании МБОУ СОШ № 4 г. Агрыз, тел. 8(85551)2-27-57, muzei.agryz@yandex.ru
Ответственный за корпункт: директор МБУК "Музей" - Шакирова Рамзиля Салиховна
Агрызский район (тат. Әгерҗе районы) — муниципальный район на северо-востоке Республики Татарстан, граничит с Удмуртской Республикой.
«Атадан бала яшь кала, бик күп әшләр башкара»... Ата белән бала арасында бернинди киртә булмаска тиешлеген белсәк тә, аларның арасын беркемнең дә ерагайтырга хакы булмаса да, кызганычка каршы, дәһшәтле Ватан сугышы бик күпләрне әтисез калдырды. Ятим итте, канатларын каерды, гомерлек сагыш утына салды... Сугыш урлаган еллар
Бу көннәрдә бабам Гыйльмегаян Сираҗиев һәм әтием Салих Нурмиевны бик еш искә алабыз. Алар икесе дә - Бөек Җиңүне якынайтүга үзларенең лаеклы өлешләрен керткән кыю солдатлар. Сугышта та ураза тоткан Әниемнең әтисе Гыйльмегаян бабам 1893 елгы иде. Бабамнын иртәнге кояш чыкканчы торып, нурлы-моңлы тавыш белән азан әйтеп намаз укыган чакларын әле дә хәтерлим. Җомга көннәрендә Ижауга намаз укырга йөргәне дә-исемдә.
Әтиебез Котдус Муллахмәтов Бөек Ватан сугышы вакытында фронтта зур батырлыклар күрсәткән. Без гомер буе аны сагынып, хатирәләр яңартып яшибез. Эти 1923 елда туган. Сугышка 19 яшендә 1942 елда киткән. Ул Көнбатыш фронтның 146нчы укчылар дивизиясенең запастагы 3нче полкыны эләгә. Башта Ворошилов исемендәге Рязань хәрби пехота училищесы курсанты була. Соңыннан укчылар взводы командиры булып хезмәт итә.
Яз аенда тугангадыр, мин язныс яратам. Ул миңа яшәү көче өсти. Җылы, матур җәйне дә сагынып көтеп алам. Табигатьнең аллы – гөлле чәчәкләргә күмелгән вакыты бит ул”, - ди Язилә апа. Сугыш чоры баласы Әгерҗе кызы Язилә – гаиләдә бишенче бала. Ике апасы һәм абыйсы өчен иң яраткан төпчек була ул. - Әнигә өйләнгәндә әтигә 40 яшь булган. Биш балага гомер бүләк итсәләр дә, парлы томышлары озак дәвам итмәгән аларның, - дип сөйли Язилә апа.
Буа районында туып-үскән, соңгы елларда Иж-Бубыйда гомер кичерүче хөрмәтле сугыш ветераны Фәрит ага Җамалетдинов йөз яшьлек олуг юбилеен каршы алды. ... 1941 елда 20 яшьлек егетне армиягә алалар. Башта ул Адлерда, аннан Сочида 8нче укчы тау полкында хезмәт итә.
Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветерананы Кадрия Гафаровага 90 яшь тулды. Бәхетен туган Әгерҗесендә тапкан шәһәрдәшебез ул. - Сугыш башланганда ун яшь кенә булуга карамастан, колхозга эшкә йөрдем. 1943 елда әтием вафат булды, абыем Рәунак (райондашларыбызга яхшы таныш Рәүнак Шәриповның сеңлесе ул –автор) ил азатлыгын яуларга китте. Сугыш чорының авырлыклары – хәтер сандыгымда, алар онытылмый, - дип истәлекләрен яңартты юбиляр.
Көчек авылында яшәүче хезмәт һәм тыл ветераны Миневафирә Гыймазетдиновага 90 яшь тулды. Тауҗамал авылында дөньяга килгән кыз гаиләдәге дүрт баланың иң өлкәне була. Әнисе һәм энеләре Зиннур, Бәгъзәнур белән гаилә башлыгын сугышка озатып калалар. Ул фронтка киткәч туган энесе Ниязыйга бер тапкыр да “әти” сүзен әйтү насыйп булмый: гаилә башлыгы ил азатлыгы өчен яу кырында ятып кала. Миневафирәнең балачагы сугыш чоры балалары җилкәсенә төшкән авырлыклардан гыйбарәт.
Балачак хатирәләрен аеруча яхшы хәтерли ул. Кичкетаңда зур янгын булганда йортлары янып, бернәрсәсез урамда калалар. Шул вакытта аларны үзләре дә алты җан булган Габденур абыйлар гаиләсе үзләренә яшәргә чакыра. Сугыш чорында ун яшьтән басуда эшләгәннәре, унбиш яшьтән урман кискән чаклары да хәтер сандыгында яхшы сакланган.
Әгерҗедә яшәүче тыл һәм хезмәт ветераны Наҗия Галләмова районда бик билгеле укытучылар нәселеннән. Абыйсы Мансур Исхаков - гомере буе физика, энесе Мәсгуть Исхаков физкультура укытты. Ә Наҗия Габделнур кызы үзе - хөрмәтле математика укытучысы. Әтиләре Габделнур 1942 елда ил азатлыгы өчен башын сала. Алты баланың кечесе дә ике яшендә авырып вафат була. Сугыш чоры балалары җилкәсенә төшкен бөтен авырлыклар да таныш аңа.
Авыл кызына үсмер чактан ук тормыш арбасына җигелергә туры килә. Гаилә ишле, юклык заман. Сугыш вакытларында колхозда бил бөккәннәрен, чәчүлек орлыкка Красный борга кадәр 50 чакрымга якын араны чана тартып җәяүләп үткәннәрен әле хәзер дә уфтанып искә ала Фәймә апа. – Болай да бик авыр тормышта яшәдек. Әни вафат булганда миңа 12 яшь иде. Без – балаларга дөньяның бөтенләй яме калмады, – ди ул. 50нче елларда Фәймә тракторчыларга ярдәм итә, сабанчы булып эшли.