Сугыш һәм хезмәт ветераны Гарифуллин Әсгать Хәйрулла улы,1924 елның 13 апрелендә Сарман районы Яхшыбай авылында туган. 1931-1934 елларда Яхшыбай башлангыч,1934-1938 нче елларда Иске Кәшер җидееллык, 1938-1941 елларда Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә белем ала. 1941 елда Донбасста шахтада эшли. 1941-1942 елларда Янурыс мәктәбендә укыта. 1942 елның 20 августында Кызыл Армия сафларына алына. Сарапул шәһәрендә Смоленск Пехотное училищесын тәмамлый. Кече лейтенант дәрәҗәсендә Калуга, Смоленск өлкәләре җирләрен азат итү сугышларында катнаша. Аларның ротасы һөҗүм вакытында күп кенә фашистларны юк итә. Өч фашист солдатын пленга алалар, берсе капитан дәрәҗәсендә була. Фашистларның Ельня шәһәре янындагы зур корал складын шартлаудан саклап калалар. 1943 елның 15 сентябрендә авыр яраланып, күп операцияләр үтеп, ике ел буена диярлек госпитальдә гипсланган килеш ята. 1945 елның мартында инвалид булып туган авылына кайта.1945-1949 елларда Мортыштамак җидееллык мәктәбендә , 1949-1954 елларда Түбән Ләшәү, Лэшэу Тамак , Сарайлы, Илексаз мәктәпләрендә укыта. 1954-1962 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә тарих укытучысы һәм мәктәп директоры урынбасары, 1962-1964 елларда Ләке, Югары Чыршылы авылларында укытучы ,директор, 1964-1970 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә укытучы һәм мәктәп директоры урынбасары булып эшли.. Ул Иске Кәшер урта мәктәбендә Зиннәт Хәсәнов истәлегенә багышланган , мәктәп музеен оештыруда башлап йөрүче була. Күп еллар партия оешмасы секретаре булып эшли. Халык мәгарифе отличнигы. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры, бик күп Җиңү юбилей медальләре белән бүләкләнгән. 21.05.2012 елда вафат булган, Яхшыбай авылында җирләнгән.