Сармановский

Корреспондент:

Хамитова Г.И.

Адрес корпункта: Сарманово, ул. Куйбышева д.31 а, к.1 в МБУ СМР "Музей Великой Отечественной войны и краеведения", тел. 8(85559) 2-42-97,  lady.cashipova@yandex.ru

Ответственное лицо: Кашипова Дания Мамдуховна (директор)

Сармановский муниципальный район Республики Татарстан

Сарма́новский муниципа́льный район (тат. Сарман районы) — муниципальное образование Республики Татарстан.

Ленинград камалышы

Корпункт: 

Ленинград блокадасы…Нева ярындагы шәһәр өчен 872 көн-төн дәвамында каты сугышлар барган. Ладога күле аша узган транспорт магистрале Ленинградны илнең тыл өлеше белән тоташтыручы бердәнбер юл була. Ленинградлылар аны «тормыш юлы»дип атыйлар. 1941-1944 елларда Ленинградны саклау - Бөек Ватан сугышы елларында каһарманлык символы. Югары баш командующий боерыгы белән 1945 елның 1 маенда Ленинград Герой-шәһәр исеменә лаек була. Әлеге темага багышланган чираттагы әңгәмә Сарман гимназиесенең 9 сыйныфлары укучылары өчен үткәрелде.

Музей яңалыклары. "Георгиевская лента" акциясе

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская лента» акциясе кысаларында "Сарман гимназиясе"нең 9 сыйныф укучылары белән очраштылар. Музей эше тарихны өйрәнү һәм саклау гына түгел. Безнең алда бик күп бурычлар тора, аларның берсе-үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү. Нәкъ менә шуңа күрә без һәр көнне район мәктәпләрендә һәм музейда шушындый очрашулар оештырырга тырышабыз.

Бәйрәм чаралары

Корпункт: 

Авылдашлары - олы йөрәкле, киң күңелле ватанпәрвар Равил Лотфулла улы Миңнехуҗин авылның Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнары, тылда хезмәт куйганнар һәм тол калган аналар истәлегенә авыл мәдәният каршына мәгърүр һәйкәл салдырды. Бәйрәм алдыннан тантаналы рәвештә ачылды. Авылдашларына бәйрәм бүләге итеп, миһербанлы җан Казаннан мәртәбәле сәнгать ияләрен чакырган иде. Ике сәгатькә якын Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле Сөлек халкы һәм тантана кунакларына җыр-моң, дәртле биюләрен бүләк иттеләр.

Хәтер стенасы

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы илебез тарихында төзәлмәс яра. Ул һәрвакыт безнең йөрәкләрдә. Безнең бурыч — Бөек Ватан сугышында катнашучыларның, тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен һәм батырлыкларын истә калдыру, мәңгеләштерү. «Стена памяти» акциясе шушы бурычны үтәүдә мөһим урын алып тора. Әлеге акция Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда ел саен үткәрелә. Музей хезмәткәрләре районыбыз халкына һәм кунакларына егерменче гасырның иң куркыныч вакыйгаларының берсе булган — Бөек Ватан сугышында якташларыбызның Җиңүгә керткән өлеше турында сөйлиләр.

Тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

Корпункт: 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов исеменнән Шәрләрәмә авыл җирлеге башлыгы Хуҗина Н.Н. тыл хезмәтчәннәрен якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

Җиңү Диктанты

Корпункт: 

Киң җәмәгатьчелекне Икенче бөтендөнья сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи грамоталылыкны арттыру һәм яшьләрне патриотик тәрбияләү максатларында «Сарман урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ базасында Икенче бөтендөнья сугышы вакыйгалары темасына Халыкара тарихи диктант узды.

Акция "Георгиевская лента"

Корпункт: 

Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре «Георгиевская ленточка» акциясе кысаларында Сарман гимназиясенең 1а сыйныфы укучылары белән очраштылар, аларның һәрберсенә тасма тапшырылды. Шулай ук укучылар игътибарына якташыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Хәмитов Гыйльмөхәммәт Зиятдин улының истәлекләре дә тәкъдим ителде. Мондый чаралар укучылар өчен бик мөһим, чөнки сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт күрсәтү, ватанпәварлык үз тормышлары бәрабәренә күптән көтелгән Җиңү көнен якынайткан кешеләр үрнәгендә тәрбияләнергә тиеш.

Ленинград камалышы

Корпункт: 

«Ленинград блокадасы» темасына багышланган чираттагы очрашу Петровка Завод урта гомуми белем бирү мәктәбендә узды. Лекция барышында укучылар архив документлары белән расланган күп кенә яңа фактларны белделәр. Шулай ук аларга Ленинградтан безнең районга эвакуацияләнгән балалар исемлеге булган чын документ белән танышу мөмкинлеге бирелде. Шул исәптән музей фондларында әлеге вакыйга белән бәйле уникаль хатирәләр белән дә таныштылар.

Ленинград камалышы

Корпункт: 

18 гыйнварда илебез тарихындагы иң әһәмиятле даталарының берсе — Ленинград блокадасының өзелүен билгеләп үтә. 2023 елда әлеге вакыйгага 80 ел тула. Сарман гимназиясе укучылары белән бүгенге очрашу нәкъ менә шул темага багышланды. Ленинград оборонасы Россия тарихына искиткеч фаҗигале һәм шул ук вакытта чиксез сабырлык, батырлык һәм ныклык тулы вакыйга буларак мәңгегә язылган. Төньяк башкаланы камап алу 1941 елның 8 сентябреннән башлана һәм 872 көн дәвам итә.

Музейда экскурсия

Корпункт: 

Өлкән кешеләр – безнең әти-әниләребез, әби-бабайларыбыз, хезмәт юлын лаеклы узган ветераннарыбыз.