Октябрь аенда 98 яшен тутырырга әзерләнгән Фатыйма апа Гайнемованы Иске Имән авылында гына түгел, бөтен Сарман районында, хәтта республикада да беләләр. Кулыннан гармун төшмәгән Фатыйма апага үз яшен дә биреп булмый, хәтере яхшы, үз көнен үзе күрә. Гаиләдә алты туган үссәләр дә, бүгенге көндә ул үзе генә исән. Бөек Ватан сугышының беренче көненнән ахырына кадәр илен яклап, каты яраланып, ил алдында күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Йолдыз орденына лаек булып кайткан ире белән алты бала үстерәләр. Кызганыч, Фатыйма апа бала кайгылары да кичергән: бер улы белән бер кызы вафат. Тату гомер кичергән ире дә бакыйлыкка күчкән. “Аллаһы Тәгалә ярдәм итә, күрәсең, кайгыларга бирешмәдем. Якыннарымны бик сагынган вакытларда гармун алам да, яртышар сәгать уйныйм. Бөтен гомерем күз алдымнан уза”- ди ул. Әйе, Фатыйма апа җырлый да, уйный да. Татар халык җырларын, бию көйләрен сәгатьләр буе уйнарга мөмкин.
“Әни эштән тыш гомере буе умартачылык белән шөгелләнде, 92 яшенә кадәр хәтта, балга туеп рәхәттә яшәдек, әтиебез һәм әниебез тырышлыгы аркасында. Без алар үрнәгендә, шушылай булырга тиеш дип, эшкә, гаделлек һәм төгәллеккә өйрәндек, беребез дә эштән курыкмадык”- диләр Фатыйма апаның балалары.
Килгән кунакларын нәкъ элеккечә мичтә, колмактан пешергән хуш исле ипиләре белән сыйлый. Йөзләре кояш кебек балкып тора, бүгенге һәр көнгә сөенеп яши ул.
Фатыйма апаның балалары, оныклары, оныкчыклары да җырлыйлар, төрле уен коралларында уйныйлар. Улы Флерның Түбән Кама шәһәрендә халык телендә “Сандугачлар оясы” дип йөртелгән гаилә ансамбле 2010 елда “Халык ансамбле” дәрәҗәсенә иреште.
Иске Имәннең гармунчы ак әбисе, авылга моң, яктылык чыганагы, яшьләргә үрнәк тә, шатлык өләшүче дә.