Зиннур Газдаловка сугыш башланганда 19 гына яшь була Ул башта Алабугада китапханәче белемен алган, аннан Магнитогорскийда паровоз йөртүче машинист һөнәрен үзләштнргән. Баштарак бронь белән сугышка алмый торганнар, 1944 елда аңа да чират җиткән. Үзе йөртә торган паровоз белән фронтка киткән. Юлда немец самолетлары составны бомбага тотканнар. Зиннур каты контузия ала. Госпитальдә давалангач, янә алгы сызыкка озатылган. Витебск, Белоруссия, Литва җирләрен азат итүдә күрсәткән батырлыклары өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнгән. Неман елгасын 12 разведчик белән кичү операциясе Зиннур өчен соңгысы була. Елганың аръягында "разведка с боем" группасын дошман ут белән каршы ала. Ун разведчик арыш көлтәседәй гөрселдәп җиргә ава. Группа җитәкчесе кече лейтенант үзебезнекеләр ягына омтылып елгага сикерә. Зиннур аз гына баш калкытып дошман пулеметына граната ыргыта, пулемет тына. Әмма янәшәдә икенчесе телгә килә. Мизгел эчендә Зиннурның кулбашын чалгы кискәндәй көйдереп ала. Кан китә. Уң кулы асылынып төшә. яктырылгач, яр буенда һушын югалтып, саташып яткан сугышчыны санитарлар кулына тапшыралар. Сугышчан медале, комсомол билеты шул операциядә юкка чыга.