Әһелтдинов Зәйнетдин Әһелтдин улы
Ул елгылар армия хезмәтенә 38нең көзендә каралдылар. Зәйнетдиннең яштәшләре: Гыйният, Габдулла күптән солдат шинельләрен киде. Хатлары каяндыр Көнбатыш Украина ягыннан килә иде. Кырлач салкыннары башланганда Вагыйзьдә китте. Зәйнетдинне исә һаман тоткарлап килделәр. Аның сәбәбе дә бар иде. Районда аның кебек тракторчылар санаулы гына. Я урак бетсен, я көзге сөрү җиңеләйсен дип, хәрби комиссариат чакыруын борып тордылар.
Яштәшләре китеп беткәч, авылда әллә ничек ямансу булып калды. Нәк бер елдан аңа чират җитте. Җан дуслары Таҗи белән Галим колхозның иң елгыр айгырын җиктеләр. Капка төбенә килеп туктауга, Зәйнетдин биштәрен арбага ыргытты. Кулына унике телле тальян гармун алды һәм үзе уйнап, үзе җырлап җибәрде.
Йөгердем лә җитә алмадым
Кызлар уйный торган мәйданга.
Ул мәйданнарда сез булмагач,
Безнең барулардан ни файда ...
Шәмгыйнурттәй, яулык очы белән күзләрен сөртеп, улының җирән чәчләреннән сыйпады. Теләкләр теләде:
- Башларыңны җуя күрмә, балам! Исән йөреп, күрешүләр насыйп булсын. Хатларыңнан өзмә!
Зәйнетдин әнисен кочты, күзләренә тутырып карады:
Күз яше әрәм итмә, әнкәй. Ике ел үтәр дә китәр, әйләнеп карарга да өлгермәссең, - диде. Аннан соң әтисе Әһелтдин белән саубуллашты.
Зәйнетдин Ерак Көнчыгышка эләкте. Чита шәһәрендә яртыеллык хәзерлек үткәч, аларның 17 нче армиясе Монголиягә керде. Көрәктәй куллы, бите – йөзе бронза төсле, төптән юан чыккан базык гәүдәле егетне, авылдагы һөнәре буенча, дизель тракторына билгелиләр. Тик җир сөрергә түгел, авыр зенит тупларын йөртергә. Ике елдан әйләнеп кайтам дигән хыяллары тормышка ашмый кала – сугыш башлана. Зәйнетдингә ул 7 елга сузыла. 7 ел 17нче армия баштанаяк коралланган, һәр адым җирне ныгытылган крепостька әйләндергән Япон самурайлары белән маңгайга – маңгай, йөзгә – йөз торды. Зәйнетдин бу гарасатның беренче көненнән соңгы көненә кадәр ут эчендә булды. Бер котелоктан ашаган, соңгы телем сохарины бүлешкән җан дусларын югалта ул бу сугышта. Ни гаҗәп, җыясы ризыклары бетмәгәнме, бәхет эшеме – аңа адашкан бер пуля тими. Сугышны, мина ярчыклары вак – төяк сыдырып китүләрне искә алмаганда, дүрт саны төгәл тәмамлады. Туган нигезенә ул 1946 елда аяк баса.
“Без авыл балалары” (Казан, 2013) китабыннан кыскартылып бирелә.