Мәрдәншин Гафур Мәрдән улы, 1919 елның 20 декабрендә Сарманда туган. Шунда мәктәпне тәмамлаган. Гармунда оста уйнаган. 1939 елның 15 сентябрендә Кызыл армия сафларына алына. Бөек Ватан сугышы башланганчы Казахстанда хезмәт иткән. 1942 елның декабреннән хәрәкәттәге армиядә, Курск дугасы районында сугышкан. 1943 елның 9 июлендә Курск өлкәсенең Любатенск районында батырларча һәлак була.
Хатыннан өзекләр:
“Сез ки туган якларда яшәүче әти, әни, Газыйм апаем! Сезгә сагынычлы булган сәламнәремне озатып калам ...
... Үзем хәзергә яхшы гына хезмәт итеп ятам. Сәламәтлегем дә зарланырлык түгел, әйбәт. Хәрби эшне өйрәнүгә күп көч һәм тир түгәргә туры килә. Барысын да яза алмыйм. Сәбәбен үзегез дә яхшы аңлыйсыз. Бары шуны гына әйтә алам: дошман белән очрашкач югалып калырдай түгелбез. Ватаныбыз чикләрен бозучыга шәфкать булмаячак. Моның өчен безнең корал да, көчебез дә җитәрлек. Күңелегез тыныч булсын, кадерлеләрем ...
Сезне сагынып, Гафур. 22 июль, 1941 ел