Салихов Әхәт Салих улы 1915 елда Уфа губернясы Минзәлә өязе Әлмәтмулла авылында туган. Яшьли ятим калып туганы гаиләсендә тәрбияләнә. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм 1943 елда беренче тапкыр сугышка керә. Витебск өлкәсе Большуха авылы тирәсендә барган сугышлар вакытында Салихов Әхәт төзәүче була. Һөҗүм вакытында 2 станоклы һәм бер кул пулеметын юк итеп җиңүгә үз өлешен кертә. Шушы батырлыгы өчен Салихов Әхәткә 1943 елның 26 августында “Батырлык өчен” медален тапшыралар.
1944 елның март аенда Киров шәһәре янында барган сугышлар вакытында Салихов Әхәт дошманның Проня елгасы кичүен утка тотучы дошманның ут ноктасын юк итеп, үзебезнең гаскәрләргә юл ача, яу кырыннан яралы солдатларны чыгара. Күрсәткән батырлыклары өчен Салихов Әхәт Салих улы 339 нчы укчы дивизиянең 034 Приказы нигезендә 1944 елның 28 мартында III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
1944 елның октябрь аенда Рутновске авылы тирәсендә тел алып кайтырга дигән хәрби приказ ала. Ут ноктасы урнашкан җиргә килеп җитеп иң беренче булып немец оберефрейторын кулга төшерә һәм иптәшләренә тапшыра. Шушы батырлыгы өчен Салихов Әхәтне Кызыл Йолдыз ордены белән бүләклиләр.
Кызганычка каршы, Әхәт Җиңү көнен күрә алмый. 1945 елның 4 мартында Польша җирләре өчен барган каты сугышлар вакытында вафат була. Кабере Польшаның Слупское воеводалагы Штарзен авылы тирәсендә.