Новошешминский

ВАФИН НУРГАЯЗ ВАФА УЛЫ ЯКИ БИКМӨХӘММӘТОВ ГАЯЗ ВАФА УЛЫ

Бикмөхәммәтов Гаяз Вафинович яки Вафин Нургаяз Вафинович (1918 - ?) Хәтер китабында да, М.Черепанов исемлегендә дә юк. Халык хәтере буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелде. Нигезләрендә Сафин Әбүбәкер яши. Әтисе – Бикмөхәммәтов Вафа Бикмөхәммәтович (1885 – 1947) Әнисе – Нурия Галим кызы (1888/1889 – 18.10.1945) Бертуганнары: Вафин Талип (1922), Түбән Камада, Бикмөхәммәтовлар – Нурфигаль (1925), Балахнада Нурбисал (1930), Нургаян (1932), Габбас (1939).

ВАФИН САЛИХ СӘГЫЙ УЛЫ

Вафин Салих Сәгыйрович (1924 – 12.2.1943) Моб.-нә 19.10.1941. Хәтер китабында – 18 т, 236 бит. Кр-ц, 139 сд. Алган яраларыннан 12.2.1943 вафат була. Волгоград өлкәсенең Красноармейск шәһәрендә җирләнә. ХППГ 2207. М.Черепанов исемлегендә – оп. 18001, д 1056, л. 18 об. Әтисе – Әхмәдсәгыйрь Мөхәммәдсафа Габделхәким (1877 - ?) Әнисе – Заһирә Минабетдин кызы (1898 - ?) Өйләнмәгән, гаиләсе юк.

ВАФИН ХӘЙДӘР ВАФА УЛЫ

ГРАЖДАННАР СУГЫШЫНДА (1918-1920) КАТНАШКАН ҺӘМ БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫНДА ҺӘЛАК БУЛГАН АВЫЛДАШЛАР Вафин Хәйдәр Вафа улы (1899 - август, 1944) Моб.- 28.11.1942. Хәбәрсез 1944 елның августында югала. Хәтер китабына кертелгән, 18 т., 236б. Башка бернинди мәгълүмат та юк. Дөрес исеме - Мирхәйдәр, метрика язуында да туган елы - 6.02.1898. Әтисе - Мөхәммәдвафа Мөхәммәдсафа Әнисе - Гарифә Төхфәтулла.

ВАФИН ХӘМӘТЪЯР

Вафин Хәмәтъяр (1926 – 1943) Бертуганы Минтаһир (1930) сөйләвенчә, 1943 нче елны армиягә алына һәм бер атнадан соң Смоленск шәһәре астында һәлак булу хәбәре килә. Әтисе – Вафин Әхмәтсафа Әнисе – Сәлимә Нургата кызы (1903 – 1979), халык телендә “Бака Сәлимәсе”. Бертуганнары – Минтаһир (1930), Чистопольские Выселкида яши; Мәрзия (1933), Минсалих (1939– вафат), Мансур (1941 – вафат).

ВӘЛИЕВ ГАРИФУЛЛА ШӘРИФУЛЛА УЛЫ HӘМ ВӘЛИЕВ АДИУЛЛА (ҺАДИУЛЛА) ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

Вәлиев Адиулла (Һадиулла) Шәрифуллович (1913 - ?) Вәлиев Гарифулла Шәрифуллович (1924 - ?) Халык хәтере буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелделәр. Давыл Шәрифулласы һәм сукыр әби уллары. Пазьмалары – Садыйков Марат һәм Шәрифуллин Рифнур яши торган аралык ,буш урын. Өйләрен 1987 елда Хәлиуллин Гомәр сүтеп, утынга ташыды. Гарифулла кайбер сөйләүләргә караганда сугыштан исән кайта, Казанда югала. Әтисе – Вәлиев Шәрифулла Вәлиевич (1884 – 1970) (Давыл Шәрифулласы)

ВӘЛИЕВ САЛИХ ШӘРИФУЛЛА УЛЫ

Вәлиев Салих Шәрифуллович (1914 – 27.04.1945) Моб. – 13.04.1942. Хәтер Китабына кертелгән, 18 т., 235 бит, гв. кече сержант, 468 гв. мин полк, наводчик. Германиядә 27.04.1945 һәлак була. Физа шәһәрендә җирләнә. (700 метров сев.зап. отметка 206,1). Үги әтисе – Кәлимуллин Хәлиулла Кәлимуллович (1874 – 1962) Әнисе – Гыйльмурый Нуретдин кызы (1883 – 1978), тумышы белән Акъярдан. Хәлиулла бабайга улы Салих белән килә. Беренче ире Вәлиев Шәрифулла турында мәгълүматларыбыз юк. Бертуган сеңлесе – Мингатина Фатыйма Хәлиулловна (1923 – 21.02.2009).

ВӘЛИЕВ ХАЛИК ХӘМӘТВӘЛИЕВИЧ (1925-1992)

Халик (Габделхалик) - 1943 тә мобилизацияләнә, 1946 елда 2 нче группа сугыш инвалиды буларак демобилизацияләнә. Сугышта 1 Белорусия фронтында, 120 укчы полкта була. Бүләкләре - юбилей медальләре һәм юбилей ордены (1985). Зирекледә җирләнә. Соңгы елларда көнкүреш комбинатында йон теттерә һәм шуннан “Йончы” кушаматы тагыла. Хатыны - Гамирә Заһидулла кызы (1927) Балалары: Розалия (1959), Рәмзия Идрисова (1961), Малик Вәлиев (1962), Рәзинә Зарипова (1969).

ВӘЛИУЛЛИН ЮНЫС ВӘЛИУЛЛА УЛЫ

Вәлиуллин Юныс Вәлиуллович (28.04.1907 - ?) Халык хәтерләве буенча һәлак булучылар исемлегенә кертелде. Халык телендә – Бәллә Юнысы. Хәтер китабында да юк. Әтисе – Вәлиулла Фазылулла Әнисе – Сәрвиҗинан Гыйсаметдин. Нигезләре – Гафиятуллина Гөлсем яши торган өй. Элек Кәштәшипов Хәмәтзакир бабай яшәгән. Башка бернинди дә мәгълүматлар юк.

ГАЗЫЙМОВ ГАБДУЛЛА ГАЗЫЙМ УЛЫ

Газымов Габдулла Газымович (1918 – 27.1.1942) 9.11.1938 – действительный хезмәткә моб.-нә, 8.10.1940 – кабат хезмәткә алына һәм сугышка ялганып китә. Өйләнмәгән, гаиләсе юк. Хәтер китабында, 18 т., 240 б.кр-ц, 709 сп, 178 сд. 27.1.1942 һәлак була. Тверь өлк., Молоково р-ны, Струйская авылында җирләнә. М.Черепанов исемлегендә – Тверская обл., Молодотудский р-н, д.Струйская, оп.818883, д 311, л.12. Әтисе – Кәримов (Биби)Газыйм Мөхәммәткәрим улы (1874 – 1942)

ГАЗЫМОВ ГАБДУЛЛА ГАЗЫМ УЛЫ

Газыймов Габдулла Газыймович (1918 – 27.1.1942) 9.11.1938 – действительный хезмәткә моб.-нә, 8.10.1940 – кабат хезмәткә алына һәм сугышка ялганып китә. Өйләнмәгән, гаиләсе юк. Хәтер китабында, 18 т., 240 б.кр-ц, 709 сп, 178 сд. 27.1.1942 һәлак була. Тверь өлк., Молоково р-ны, Струйская авылында җирләнә. М.Черепанов исемлегендә – Тверская обл., Молодотудский р-н, д.Струйская, оп.818883, д 311, л.12. Әтисе – Кәримов (Биби)Газыйм Мөхәммәткәрим улы (1874 – 1942)