АБДРАХМАНОВ Асаф Котдус улы (20.12.1918, Вятка губернасы, Сарапул өязе Әгерҗе вылы – 3.9.2000, Севастополь шәһәре) Советлар Союзы Герое (22.11.1944), 1 нче ганг капитан (1973). 1939 елдан Кызыл Армиядә. Севастополь югары хәрби диңгез училищесын тәмамлый (1942). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Кара диңгез флоты Азов хәрби флотилиясенең 1 нче гвардия бронекатерлар дивизионы бронекатер командиры. Севастополь шәһәрен, Керчь ярымутравын, Югославия, Венгрия, Чехославакия, Австрияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең ноябрендә Керчь ярымутравы өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң СССР Хәрби диңгез флотында җитәкчелек вазифаларын башкара. 1973 тән отставкада. Ленин, ике Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, өч Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000; Герои боев за крым. Симферополь, 1972; Герои Советского Союза Военно-Морского флота 1937-1945. М., 1977.