Менделеевлы Вера Модестова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Ул — педагогик хезмәт ветераны, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы. Менделеевлы Вера Модестова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте Вера Фёдоровнаның хезмәт биографиясе мәктәпкәчә тәрбия белән бәйле. Ул 30 елдан артык вакытын балалар белән эшләүгә багышлаган, «Алёнушка» 6 нчы балалар бакчасында тәрбияче, аннары мөдир булып эшләгән. «Мин һәрвакыт бер формулага иярдем: тәрбияче булу — күңелеңдә балаларга мәхәббәт тоту», — диде В.Модестова.









