Галерея

"МОГҖИЗА БАР УЛ"

Бөек Ватан сугышында Ватанны саклап тиңдәсез батырлык күрсәткән яүгирләр бар. Сүзем гап-гади солдат турында.Халкыбыз фронтта юлбарыстай сугышкан, тылда аттан артык эшләгән, үзен аямаган. Үлем белән исәпләшмичә, илен, иптәшләрен саклап геройлык кылган батырларга хөрмәтем зур. Алар игътибар үзәгендә, аларны зурлыйлар, алар турында гәҗитләргә язалар, китаплар чыгаралар, исемнәрен, урамнарга, мәктәпләргә кушалар, һәйкәлләр куялар. Алар батырлыгы фронтта йөзләрне, меңнәрне көрәшкә рухландырган, тылда тырышып эшләргә чакырган.

181 АВЫЛДАШНЫҢ 130-Ы КИРЕ ӘЙЛӘНЕП КАЙТМАДЫ…

181 авылдашның 130ы кире әйләнеп кайтмады… Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 59 ел үтеп берничә яшь буын алмашынса да, халыкка ул китергән золым һичкайчан хәтерләрдән юыла торган түгел. Кемдер әтисен, кемдер улын, кемдер ирен,абыйсын,энесен, сеңелесен, туганын югалткан.Сугыш дигән афәт башланганда тыныч кына яшәп уллар,кызлар үстереп яткан 170 йортлы Татар Төгәлбае авылыннан да 17 дән 50 яшькәчә 181 кеше яу кырына алына. Шуларның 130ы кире әйләнеп кайта алмый. Алар барысы да «Хәтер китабы»нда теркәлгән. Кайбер йортлардан 3-4 кешесен югалтканнар да булды.

АБДУЛЛИН ГАБДУЛХАК АБДУЛЛОВИЧ

Габдулхак Абдуллович родился 15 мая 1921 года в д.Нуркеево (Большой Нуркей) Сармановского района. Участник Великой Отечественной войны. Награжден орденом Отечественной войны 2-степени (1945г.) и медалями.

АЗДАХОВ МӨҖӘҺИТ САЛИХҖАН УЛЫ

Аздахов Мөҗәһит ага 1930 нчы елда Мортыштамакта туган. Әтисе улы туганны да көтмичә, гаиләсен ташлап, авылдан чыгып китә. Әнисе яңа ире белән бәхет эзләп Урта Азия якларына юнәлә. Кечкенә Мөҗәһитне әнисенең абыйсы Вәҗәһетдин үзенең ишле гаиләсенә сыендыра. Ач-ялангач булсалар да, укуын ташламый ул. Туган авылында җиде класс белем алгач, укуын дәвам иттерергә теләге булса да, мөмкинлеге булмый. Абыйсы Вәҗәһетдин дә фронтка китә, ишле гаиләгә терәк булып Мөҗәһит кала. Башта колхозда табельщик, аннан хисапчы булып эшли.