Архивлар

А (1) Г (6) Д (1) Е (1) З (5) И (1) С (3) Ф (11) Ш (1) Ю (1) Я (1)

АИТОВ КОТДУС НУРГАЛИ УЛЫ

Карт фронтовик хатирәләре. Алар җиңү өчен көрәштеләр. Сугыш… Халкыбызга күпме кайгы-хәсрәт һәм югалтулар алып килде ул. Парлыларны парсыз, балаларны ятим, ә аналарны газиз балаларыннан мәхрүм итте.

ДУЛАТОВ ДМИТРИЙ ВАСИЛЬЕВИЧ

Һәрвакыт сафта . Чуваш Борнае урта мәктәбенең Зоя Космодемьянская исемендәге дружина пионерлары сугыш ветераннарына багышланган альбом төзеделәр. Аның беренче битендә Дмитрий Васильевич Дулатовның фоторәсеме урнаштырылган . Үз гомерен яшь бунга белем , тәрбия бирүгә багышлаган ул. Тик Бөек Ватан сугышы еллары гына аның изге эшен бүлгән.

ЕНЗАЕВ ПЁТР АНДРИЯНОВИЧ

Аның өлеше Һәр елны 9 Май көнендә Чуваш Борнае авылы ветераннары обелиск янына җыелып , сугыш көннәрен искә алалар. Әмма алар- ның сафлары елдан-ел сирәгәя. Кешеләр вакыт алдында көчсезләр бит. Обелиск янына очрашуга килүче Бөек Ватан сугышы ветераннары арасында Петр Андриянович Ензаев та бар. Яшүсмер чактан эшләп үскән авыл кешесе ул. Петр Андрияновичка Казан шәһәрендә янгын сүндерүче булып эшләргә дә туры килгән, хезмәтеннән фронтка китә авылдашыбыз.

ЗАЙДУЛЛИН РАХИМУЛЛАНЫҢ ФРОНТТАН ХАТЫ

Ленинград шәһәренең госпиталендә ятучы Зайдуллин Рахимулланың Әлки районы Чуаш Кичүе авылында яшәүче Зайдуллина Мәстүрәгә язган хаты. Хат татар телендә, гарәп шрифты белән 1942нче елның 11 августында язылган.