Дан битләре

Республика Татарстан – малая Родина героев, совершивших подвиги в годыв Великой Отечественной войны 1941-1945 гг. и отмеченных высшими наградами нашей страны.
Удостоены звания Героя Советского Союза – 351 человек, в том числе – 186 отважных героев-земляков и 165 героев, чьи судьбы тесно связаны с Республикой (жили, учились, работали, уходили на фронт).
Удостоены звания полный кавалер ордена Славы – 50 человек, в том числе – 48 героев-земляков и 2 героя, чьи судьбы тесно связаны с Республикой.
Жизнь и подвиги героев – пример служения Родине и своему народу.

АББАСОВ (ГАББАСОВ) ГАБДЕЛӘХӘТ ГОМӘР УЛЫ

АББАСОВ (Габбасов) Габделәхәт Гомәр улы (30.9.1929, Түбән Новгород өлкәсенең Пилнә районы Яңа Мөчәләй авылы - 11.8.1996, Мәскәү), контр-адмирал (1983), Советлар Союзы Герое (16.12.1981). Югары хәрби-диңгез учщесен (1954, Ленинград), Хәрби-диңгез академиясен (1968, Ленинград) тәмамлый. 1950 елдан СССР Хәрби диңгез флотында. 1962-83 тә Төньяк флотта: атом су асты көймәсе, 1980 нән хәрби часть командиры. 1983-88 дә СССР Хәрби диңгез флотының хәрби әзерлек үзәгендә бүлек җитәкчесе. Ленин ордены, медальләр беләнн бүләкләнә.

АБДЕРШИН АЛИМКӘЙ АБДУЛЛА УЛЫ

АБДЕРШИН Алимкәй Абдулла улы (25.5.1911, хәзерге Мордва Республикасының Ковылкин районы Иске Аллагол авылы- 26.5.1983, Мәскәү), Советлар Союзы Герое (10.1.1944), старшина (1944). 1933-35 елларда һәм 1941 нең июненнән Кызыл Армиядә. 1936 дан Мәскәү сәнәгать предприятиеләрендә эшли. 1943 тән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 38 нче армиянең 180 нче укчы дивизиянең автоматчылар ротасы отделениесе командиры (86 нчы укчы полк). Воронеж һәм 1 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Венгрия, Румыния һәм Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша.

АБДЕРШИН РАМИЛ ХӘЙРУЛЛА УЛЫ

АБДЕРШИН Рамил Хәйрулла улы (1925, Оренбург өлкәсенең хәзерге Шарлык районы Яңа Муса авылы - 8.11.1943), Советлар Союзы Герое (17.11.1943, вафатыннан соң), сержант (1943). Каттакурган шәһәрендә (Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсе) мәктәптә укыта. 1943 елның февраленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче гвардия танк армиясенең 69 нчы механикалаштырылган бригадасы мотоукчылар батальонында отделение командиры. 1943 тә Дала фронты составында Курск тирәсендәге сугышта катнаша. Черкасск өлкәсе Канев районының Зарубинцы авылы янында Днепрны кичкәндә батырлык күрсәтә (1943 нең 22 сент.).

АБДЕРӘШИТОВ ШАМИЛ МОНАСЫЙП УЛЫ

АБДЕРӘШИТОВ Шамил Монасыйп улы (19.5.1921, Оренбург шәһәре - 4.5.1944, Кырым АССР, Херсонес шәһәре), Советлар Союзы Герое (2.8.1944, вафатыннан соң), лейтенант (1943). Оренбург хәрби авиация училищесен тәмамлый (1941). 1943 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 402 нче истребительләр авиация полкының эскадрилья командиры урынбасары (8 нче һава армиясенең 265 нче истребительләр авиация дивизиясе). 4 нче Украина фронты гаскәрләре составында Одесса, Севастополь, Новороссийскины һәм Кырым ярымутравын азат итү сугышларында катнаша.

АБДРАХМАНОВ АСАФ КОТДУС УЛЫ

АБДРАХМАНОВ Асаф Котдус улы (20.12.1918, Вятка губернасы, Сарапул өязе Әгерҗе вылы – 3.9.2000, Севастополь шәһәре) Советлар Союзы Герое (22.11.1944), 1 нче ганг капитан (1973). 1939 елдан Кызыл Армиядә. Севастополь югары хәрби диңгез училищесын тәмамлый (1942). 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, Кара диңгез флоты Азов хәрби флотилиясенең 1 нче гвардия бронекатерлар дивизионы бронекатер командиры. Севастополь шәһәрен, Керчь ярымутравын, Югославия, Венгрия, Чехославакия, Австрияне азат итү сугышларында катнаша.

АБДУЛЛИН МАНСУР ҺИДИЯТ УЛЫ

АБДУЛЛИН Мансур Һидият улы (15.9.1919, Башкортстан АССРның хәзерге Эстәрлебаш районы Эстәрлебаш авылы - 8.6.1996, Уфа), Советлар Союзы Герое (7.8.1942), лейтенант (1945). 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 70 нче армиянең 1 нче гвардия артиллерия дивизиясе 167 нче гвардия артиллерия полкында туп командиры. Көнбатыш, Калинин, Үзәк һәм 2 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943), Польшаны, Венгрия, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 10 июлендә Молотыги авылы (Курск өлкәсе Ратежск районы) янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

АБДУЛЛИН ӘНВӘР АБДУЛЛА УЛЫ

АБДУЛЛИН Әнвәр Абдулла улы (5.6.1917, хәзерге Башкортстан Респ-касының Илеш районы Иске Дөм авылы - 28.10.2002, Уфа), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), өлкән сержант (1944). Уфа шәһәре кооператив техникумында укый. Май заводында эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче армиянең 277 нче укчы дивизия 846 нчы артиллерия полкы орудие командиры.

АБЗАЛОВ РЕМ АБЗАЛ УЛЫ

АБЗАЛОВ Рем Абзал улы (28.6.1914, хәзерге Апас районы Урта Балтай авылы- 7.2.1983, Ташкент), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), майор (1950). Казан университетында рабфакта укый. Казан авиация заводында профком рәисе булып эшли. 1939-40 елларда совет-фин сугышында катнаша. 1942 дән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 4 нче гв. армиянең 40 нчы гв. укчы дивизиясендә рота, батальон командиры.

АБЫЗОВ ГРИГОРИЙ АЛЕКСАНДРОВИЧ

АБЫЗОВ Григорий Александрович (14.1.1919, Казан губернасы, Чистай өязе Елантау авылы ), Советлар Союзы Герое (1.11.1943), полковник (1964). 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 51 нче армиянең 91 нче укчы дивизиясе 321 нче артелерия полкы туп командиры. Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында, Кырым һәм Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 12-23 октябрендә Мелитополь шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Тбилиси хәрби арт.

АИПОВ МӘХМҮТ ИЛЬЯС УЛЫ (

АИПОВ Мәхмүт Ильяс улы (12.7.1920, хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Кулаткы районы Кирюшкино авылы - 22.4.1945, Каульсдорф, Германия), Сов.етлар Союзы Герое (31.5.1945, вафатыннан соң), рядовой. 1942 елның маеннан Кызыл Армиядә. 1942 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче удар армиянең 230 нчы укчылар дивизиясе 990 нчы укчылар полкы укчысы. Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Көньяк, 3 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында (1942-43), Украинаны, Молдавияне, Польшаны азат итү сугышларында, Берлин операциясендә катнаша.