АБДУЛЛИН Әнвәр Абдулла улы (5.6.1917, хәзерге Башкортстан Респ-касының Илеш районы Иске Дөм авылы - 28.10.2002, Уфа), Советлар Союзы Герое (24.3.1945), өлкән сержант (1944). Уфа шәһәре кооператив техникумында укый. Май заводында эшли. 1939 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 5 нче армиянең 277 нче укчы дивизия 846 нчы артиллерия полкы орудие командиры. Көньяк-көнбатыш, Көнбатыш, 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Киевне саклауда (1941), Мәскәү яны сугышында (1941-42), 1945 тә Белоруссияне, Балтыйк буен азат итү сугышларында, Көнчыгыш Пруссиягә һөҗүм итү операциясендә катнаша. 1944 нең 21 августында Каунас (Литва) шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Сугыштан соң КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Югары партия мәктәбен тәмамлый. Партия комитеты секретаре, завод директоры урынбасары булып эшли (Уфа). Ленин, Октябрь Революциясе, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Славные сыны Башкирии. Уфа, 1965. Кн.1; Алёшкин А.М. Сердцем на амбразуру. Иркутск, 1976; Люди легенд. Уфа, 1980.