АБЫЗОВ Григорий Александрович (14.1.1919, Казан губернасы, Чистай өязе Елантау авылы ), Советлар Союзы Герое (1.11.1943), полковник (1964). 1940 елдан Кызыл Армиядә. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 51 нче армиянең 91 нче укчы дивизиясе 321 нче артелерия полкы туп командиры. Көньяк һәм 4 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Сталинград сугышында, Кырым һәм Украинаны азат итү сугышларында катнаша. 1943 нең 12-23 октябрендә Мелитополь шәһәре өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Тбилиси хәрби арт. училищесен тәмамлаганнан соң (1949), Совет Армиясендә җитәкче вазифалар башкара. 1979 дан отставкада. Ленин, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә. Севастополь шәһәрендә яши.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; Ханин Л. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Кн.1.