АЛИМОВ Зариф Закир улы (1921, хәзерге Чүпрәле районы Яңа Кәкерле авылы - 31.1.1945, Венгрия), Советлар Союзы Герое (24.3.1945, вафатыннан соң), лейтенант (1942). 1940 елдан Кызыл Армия сафларында. 1941 нең июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, автоматчылар взводы командиры (23 нче танк корпусының 56 нчы мотоукчылар бригадасы). 2 нче һәм 3 нче Украина фронтлары гаскәрләре составында Украина, Румыния, Венгрияне азат итү сугышларында катнаша. 1944 нең 2-3 сентябрендә Венгриянең Онешти шәһәре тирәсендә барган сугышта батырлык күрсәтә. Балатон күле янындагы сугышта һәлак була. Ленин, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.
Әдәбият: Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000; ХанинЛ. Герои Советского Союза - сыны Татарии. К., 1963; Герои Советского Союза - наши земляки. К., 1982. Т.1.